Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рухи мирас объектлары торгызыла

 Татарстан  һәрчак Россиянең төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган регионы булды, киләчәктә дә шулай булыр. Төрле халыкларның мәдәнияте, үзенчәлекне саклаган хәлдә, туган ягыбызның тарихын һәм мәдәниятен тагын да баета гына.

Татарстанлылар республикада яшәүче халыкларның мәдәни мирас объектларына бердәй сак карый. Төрле дин вәкилләренә тирән хөрмәт белән рухи мәдәният өйрәнелә: бу фәнни өлкәгә дә, көнкүрештә аралашуга да кагыла. Булганнары саклана, югалганнары торгызыла, яңа объектлар төзелә, аларның роле – рухи мәдәни тәрбияне дәвам итү.

2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан “Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу турында” Указга кул куелды.

Болгар ислам академиясен төзү турында башлангыч белән илнең эре мөселман дини оешмалары чыкты, ул Россия Президенты В. В. Путин тарафыннан да яклау тапты. Татар дини тәгълиматы мирасы традицияләрен дәвам итеп, Болгар ислам академиясе мөселманнарның әйдәүче фәнни-мәгариф һәм рухи-агарту үзәге булырга тиеш. 21 майда – Идел Болгарының рәсми төстә ислам динен кабул иткән көнендә академия төзеләчәк урынга истәлек ташы кую планлаштырыла.

Казан Мәрьям ана иконасы соборы, югалган оригиналның тулы күчермәсен күзаллатучы проект, торгызылачак Казан Богородица монастыренең йөрәген тәшкил итәчәк. Соборны торгызуга Мәскәү һәм Бөтенроссия  изге Патриархы Кириллдан да фатиха алынды.

Бу  ике изге урын өчен  юридик һәм физик затлар, иҗтимагый һәм дини оешмалардан ирекле кертемнәрне җыю белән “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерциячел булмаган оешмасы шөгыльләнә.

Район башлыгы Разиф Кәримов белән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов ике объект өчен дә шәхсән акчалата  үз өлешләрен кертергә өлгерделәр инде. Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләре үз теләкләре  белән ике объект өчен дә бер көнлек хезмәт хакларын күчерү турында карар кабул итте.

 Изге эштә үз өлешеңне кертү - һәркемнең намус эше.  Мондый гамәлләре белән зәйлеләр һәрчак аерылып торды, бу юлы да сынатмаслар дип ышанабыз.

 

Акча күчерү өчен махсус исәп-хисап счеты:

НО Республиканский фонд возрождения памятников истории и культуры Республики Татарстан

«Собор Казанской иконы Божьей Матери»

ИНН/КПП 1655069125/165501001

ПАО «АК БАРС» Банк

Р/сч 40603810600028000245

к/сч 30101810000000000805

БИК 049205805

НО Республиканский фонд возрождения памятников истории и культуры Республики Татарстан

«Болгарская исламская академия»

ИНН/КПП 1655069125/165501001

ПАО «АК БАРС» Банк

Р/сч 40603810900028000245

к/сч 30101810000000000805

БИК 049205805

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus