Пенсия фонды идарәсе сезне көтә
18 майда Пенсия фонды идарәсенең Лениногорск буенча бүлекчәсе “ачык ишекләр көне” үткәрә.
Теләге булган һәр кеше килеп, шәхси кабинетта теркәлү үтә алачак . Шулай ук сорауларга җавап та алу мөмкинлеге дә каралган. Әгәр дә килергә уйласагыз, үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм кәрәзле телефоныгызны алырга онытмагыз.
Хәер, үзләренең шәхси кабинетларын булдырырга теләүчеләр һәрвакыт 5-42-06 телефоны аша шалтырата ала.