Добавить новость
World News
Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Январь
2015

Новости за 24.01.2015

«Мәдәни җомга» 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: РУХИ БАЙЛЫК МӘҢГЕЛЕК

“Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора. Бу, беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү - безнең мөһим бурычыбыз. Тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа ныклы ышаныч бирә”. Президент Рөстәм Миңнехановның Яңа ел котлавында шундый сүзләр бар.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Рифат Билаловны олылап искә алу - бу безнең олуг бурычыбыз иде

Бүген район сабантуе уза торган мәйданда районыбыз мәктәпләреннән килгән 23 команда район башлыгының элеккеге( мәрхүм) аппарат җитәкчесе Рифат Билалов призына чаңгычылар бәйгесендә көч сынаштылар.

Читать дальше...

«Мәдәни җомга» 

“ПРЕЗИДЕНТ” ИСЕМЕННӘН БАШ ТАРТМЫЙК

Халык үзе  хәл итсен

Йөрәк елый. Әмма, юктыр чара: инде карап торган  соңгы өметләрнең берсе – Татарстан Республикасының кәгазьдә генә булса да сакланган суверенлыгының гаранты – Президент институтыннан да мәхрүм итәләрме. 2014 елның 23 декабрендә Русия Дәүләт Думасы ТРның үз ирке белән президент  атамасыннан баш тартмавына җавап итеп, 2016 елның 1 гыйнварыннан аны гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Шул чагында, Татарстан язмышына битараф түгеллеген күрсәтү өчен генә булса да... Читать дальше...




«Мәдәни җомга» 

ИҺТИЛАЛ МӘЙДАНЫНА БЕР ПӘҺЛЕВАН ҖИТМИ

Бер үк буын вәкиле булмасак та, мин Җәмит абый Рәхимовны шактый күптән белә, хөрмәт итә һәм җылысына гел тартыла идем. Җөмһүриятнең төрле төбәгендә яшәсәк тә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, әдәби һәм тарихи кичәләрдә, каләмдәшләребезнең юбилейларында аның белән иңне-иңгә куеп утыру бәхетләре эләкте.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Мөнир РАХМАЕВ: “Үземне “Маска” киносындагы герой белән чагыштырам”

Меңләгән кызларны үзенә гашыйк иткән, татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Мөнир Рахмаевның тумышы белән Әлмәттән булуын күпләр бәлки белмидер дә әле. Яшь булуына карамастан, зур үрләр яуларга өлгергән әлеге җырчының тормышы турында төрле имеш-мимешләр йөри.

Читать дальше...

«Мәдәни җомга» 

ҖЫР АНЫ ҮЛЕМСЕЗ ИТТЕ...

СССРның халык артисты Азат Аббасовны сәхнәдә күргән җырчы, музыкант, композиторлар да, гап-гади музыка сөючеләр дә  аның тавышының матурлыгын, берәүнекенә дә охшамаган үзгә бер башкару манерасын, артистлык осталыгын һәм зыялылыгын аерып әйтә. “Артистның мәдәниятле булу-булмавы сәхнәдә ачык күренә”, - дия торган булган җырчы үзе дә. Музыкаль спектакльләр сөючеләрне артист А.Аббасовның төс-кыяфәте дә - озын, төз буй-сыны, чибәрлеге, күп образларына, хәтта драматик образларына хас йомшак лиризмы да битараф калдырмагандыр. Читать дальше...

«Мәдәни җомга» 

ӨЧ БӘРӘҢГЕ (Хикәя)

Җәмит РӘХИМОВ

ӨЧ БӘРӘҢГЕ (Хикәя)

Ындыр артына җитүгә эсселек хәттин ашты, сулышны куырып ала сыман. Үзем дә абайламастан, авызымда булмаган төкерекне йотарга маташам. Бугаз төене бер өскә, бер аска йөгергәндәй булды. Әмма тамакны чылатырлык төкерегем табылмады. Ихтыярсыздан кояшка карадым. Көнбатышка тәгәри башласа да, ул аяусыз кыздыра. Нишләргә соң? Чишмәгә җитәргә байтак бар әле. Мин ике тәгәрмәчле кул арбасына төялгән, үземчә ярыйсы ук кысып мунчала бау белән бәйләнгән коры имән ботакларына карап алдым. Читать дальше...

«Мәдәни җомга» 

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

24 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.15 сәгатьтә калка, 21.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.08 сәгать.

Читать дальше...

«Мәдәни җомга» 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: РУХИ БАЙЛЫК МӘҢГЕЛЕК

“Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора. Бу, беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү - безнең мөһим бурычыбыз. Тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа ныклы ышаныч бирә”. Президент Рөстәм Миңнехановның Яңа ел котлавында шундый сүзләр бар.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

9 көн элек югалган 5 яшьлек кыз притонда булган

Ниһаять, югалган кызны таптылар.

Ул 9 көн буе әнисе белән притонда яшәгән. Танышлары сүзенә караганда, әни кеше исерткеч эчемлекләр кулланырга ярата. Полициягә баланың әбисе мөрәҗәгать иткән. Кызчыкны ул тәрбияли икән. Бала югалгач, ул ни уйларга да белмәгән. Оперативниклар кызчыкны да, аның анасын да притоннан тапкан.

Чаллыда яшәүче кызчыкның анасы 30 яшьлек Алена Барсук эчүен ташлап, эшкә урнашмаса, ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Ул яңа тормыш башлаячаына ышандырган. Хокук сакчылары гаиләне контрольгә алган. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Үзен ир-ат дип йөрүче хатын җенси мөнәсәбәтләргә керергә теләгән ирне үтергән

Ул аңа пычак белән 20 тапкыр кадаган, аннан соң суйган.

30 яшьлек Рәмилә исемле кыз күршесен үтерүдә гаепләнгән. Тикшерүчеләр версиясе буенча, Рәмилә күршесенә кунакка керә, алар спиртлы эчемлек куллана. Ике арада талаш башлангач, хатын ирне үтерә. Соңрак хатын әйтүенчә, аны күршесенең тәкъдиме мыскыл иткән.

Ул 39 яшьлек Ильдар белән Казанда, бер йортта, күршеләр булып яшәгән. Вакыйга булган кичтә үзен Рамиль дип йөрүче Рәмилә яраткан иптәш кызы белән ачуланышкан һәм күршесенә кайгысын уртаклашу өчен кергән. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Эшли-эшли остара...

Зәй политехник колледждында кондитер һөнәрен үзләштерүчеләрнең һөнәри осталык бәйгесе тәмамланды. Шунысы игътибарга лаек, бу һөнәрне үзләштерүчеләр елдан-ел остара бара. Алар әзерләгән ризык, кондитер эшләнмәләр шул хакта сөйли. Соңыннан студентларга әлеге ризыклар, эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды.

«Зәй офыклары» 

Зәй студентлары өчен мөһим программа

Зәй политехник колледжында  “Җитештерүдә сакчыллык” программасы буенча факультатив дәресләр оештырылуы турында хәбәр иткән идек. Шикәр заводы белән  колледж арасындагы хезмәттәшлек турында килешү нигезендә әлеге дәресләр агымдагы елда да дәвам итәчәк. Шул рәвешле 25 гыйнвардан IV курс студентларына әлеге программа буенча “Структур бүлекчәнең эшен планлаштыру һәм оештыру” курсы дәресләре үткәрелә башлаячак.

«Әлки хәбәрләре» 

“Алинә” универсаль спорт залында “Кызыл Шәрык-Агро” призларына билбау көрәше ярышлары булды (ФОТО)

Әлеге көрәш турниры чын мәгънәсендә әлкилеләр көне булды. Ник дигәндә безнең район җыелма командасы Алексеевск, Нурлат, Лаеш, Биектау, Спас, Казан шәһәренең Вахитов районыннын килгән көрәшчеләргә җиңүгә бернинди өмет калдырмады.

Читать дальше...


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus