Юри генэ эйткэн сузгэ
Упкэлэден бит иркэм.
Сине сойми, кемне соем?
Юк бит сина, тин бутэн.
Юри генэ эйткэн сузне
Чынга алма син бутэн.
Ялгызлар бит болайда куп,
Аерылышмыйкчы иркэм!
Юри генэ кузэтэм мин
Сине ягадан иркэм.
Сынап карыйм,туземлеген,
Купмегэ житэр икэн?
Түбән Камада яшүсмерләр һәм кызлар арасында киокекусинкай буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак. Беренчелектә республиканың яшь көрәшчеләре бил алышыр дип көтелә. Зәйдән әлеге бил алышта “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче бер төркем яшь спортчы катнашачак.
Халкыбызның күңел җәүһәрләреннән берсе-аулак өй. Әби-бабаларыбыз яшь чакларында кичен аулак өйдә җыелып утырганнар. Анда җырлап, биеп, төрле уеннар уйнап күңел ача торган булганнар. Ул җырлар, биюләр, хәтта уеннар да буыннан-буынга күчеп безнең көнгә кадәр сакланып калганнар. “Березка” балалар бакчасы тәрбиячеләре төптән уйлап эш итәләр, бәйрәмнәрне еш үткәреп, гореф-гадәтне киләчәк буынга да өйрәтеп калдырырга тырышалар.
Читать дальше...
Егерме беренче гасырның замана балалары нәрсә белән генә кызыксынмыйлар. Аларның дөньяга карашлары, уй-фикерләре дә башкача. Күп кенә ата-аналар балаларының киләчәген кечкенәдән үк кайгырта башлый. Җәмгыятькә файдалы, уңышлы, бай кеше булу өчен дөрес һөнәр сайларга кирәк. Һәркем үз юлын үзе билгели. Шулай да булачак һөнәреңне сайлау җиңелләрдән түгел. Кая укырга барырга телисең, дигән сорауга мәктәп баласы җавап бирергә авырыксына. Шуңа күрә ул үлчәнгән, яхшы уйланган булырга тиеш. Безнең Балык... Читать дальше...
Егетләрнең икесе дә спорт белән шөгыльләнгән, бу юлы Россия чемпионатында да бергә катнашырга булганнар.
Читать дальше...
Бер хатын 7 айлык баласын унитазда тудырган.
Вакытында килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре баланы коткарган һәм бала тудыру йортына алып киткән. Табиблар сүзенә караганда, фатирга килеп кергәч тә алар баланы унитазда табып алган. Беренчел диагноз буенча малайда хроник рәвештәге никотин бәйлелеге барлыгы ачыкланган һәм шуңа баланың үсеше дә тоткарлана. Ул бик тынгысыз, һәрвакыт елый дип белдерә табиблар.
Бала тудырган ананың күршеләре аның турында начар фикердә. Түбән Камада яшәүче хатын беркайда да эшләми... Читать дальше...
Халыкка ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Матур әдәбият укырга теләсәң китапханәләр эшләп тора. Музейга барып кайтсаң да зыян итмәс. Спорт белән шөгыльләнәм дисәң бассейн, футбол кыры, волейбол мәйданы, шугалаклар бар. Чаңгы юлы салырга да урын җитәрлек. Кино, театр, концерт карап рухи азык алырга була. Стрессларны коеп кайтыйм дисәң дискотекага барып кайт. Ә безнең район халкы культуралы ял итә беләме соң? Буш вакытын нәрсәгә сарыф итә?
Читать дальше...
Иске Иштирәк мәктәбе укучылары күрше Бәкер авылы летчигы Хәсән Хәнипов турында фильм карады.
Читать дальше...
www.krestianin.ru
Кайсы вуз күпме түли?
Казан дәүләт аграр университетында “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә укучылар 1 342 сум стипендия ала икән.
- Спорт, мәдәни, иҗтимагый өлкәдә актив катнашкан студентларга бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә. Кемгә күпме биреләчәген махсус комиссия хәл итә, – диде университетның баш хисапчысы Люция Ибраһимова.
Узган елның декабрь аенда әлеге вуз студентларына өстәмә акча күчерелгән. Вуздагы хезмәткәрләр аңлатканча... Читать дальше...
Зәй политехник колледжында 519 студент белем ала. Биредә ел да “Студентлар көне” билгеләп үтелә. Бүген аны егет-кызлар төрле чаралар белән киң билгеләп үтте. Иң нык истә калырдай чара студентка багышлау иде.
Бу көннәрдә Зәй мәшгульлек үзәге компьютер серләренә төшенгән пенсионерлар арасында II Республика олимпиадасында катнашу өчен сайлап алулар үткәрде. Узган ел мәшгульлек үзәге аша - 100, пенсия фонды аша тагын дистәдән артык кеше махсус программа нигезендә укулар оештырды. Хәзер исә алар арасыннан иң-иңнәр - 1958 елгы Валентина Галяминская һәм 1957 елгы Людмила Коштур олимпиадага сайлап алынды. Компьютер белән оста эш итә белүче өлкәннәр 27 гыйнварда Казанның IТ-лицее базасында көч сынашачак. Читать дальше...
An award-winning young scientist is scheduled to address a student conference at the Medical University of South Carolina.