Иң күңелле Яңа ел бездә!
Зәй районының Югары Налим мәдәният йорты гөрләп эшли. Әледән – әле төрле чаралар оештырылып торалар анда эшләүче Эльвира Исрафилова һәм Разия Рамазановалар. Әмма халык бик тә пассивланды, күбрәк өйдә телевизор карауны, яки компьютер артында утыруны кулай күрә. Шулай да Яңа ел алдыннан, 27 декабрьдә, Шепкә авылы үзэшчәннәре килеп шаккаткыч тамашалары белән авылыбызны “уятып” киттеләр. Моңлы, матур җырлары, искиткеч биюләре, “Мунча ташы”ннан алынган өзекләре, пародияләре белән бәйрәм алдыннан күңелләрне күтәреп киттеләр. Читать дальше...