Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Камил хәзрәт Сәмигуллин Франциядәге вакыйгаларга карата үз фикерен белдерде

Бу атнада Франциядә берничә куркыныч теракт булды. Тикшерүчеләр әлеге вакыйгаларны дини нигездә килеп чыккан булырга мөмкин дип фаразлый.

7 гыйнвар көнне ике билгесез зат Парижның Charlie Hebdo сатирик журналы редакциясендә кешеләргә карата ут ача. Әлеге җинаятьне кылуда бертуган Саид һәм Шериф Куашилардан шикләнәләр. Өстәвенә, алар 9 гыйвар көнне полициягә каршы ут ача һәм һәлак була. 8 гыйнвар төнендә исә Ле-Ман шәһәрендә билгесез затлар мәчет ишегалдына дүрт граната ташлый. Сөенечкә, берәүгә дә зыян килмәгән. 

Бу вакыйгалар халыкта шактый зур шау-шу уятты. 10 гыйнвар көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге вакыйгаларга карата үз фикерен җиткерде. 

– Франциядә килеп чыккан вакыйгалар безне шаккаттырды. Бу барча кешелек һәм, беренче чиратта, Ислам өчен зур кайгы. Мөселманнарны дөньякүләм дәрәҗәдә терроризмның төп сәбәпчеләре итеп күрсәтергә тырышу ачык чагыла. Тик төрле цивилизацияләр арасында конфликт барлыкка китерергә тырышучыларның бернинди дә уңышка ирешә алмаячагы көн кебек ачык, – диелгән Татарстанның Диния Нәзарәте сайтында урнаштырылган хатта. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, дөньякүләм дәрәҗәдә Россия тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Нәкъ менә Россиядә 200дән артык милләт һәм төрле дин вәкилләре үзара дус һәм тату гомер кичерә бит.

Интертат.ру  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus