Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иң күңелле Яңа ел бездә!

Зәй районының Югары Налим мәдәният йорты гөрләп эшли. Әледән – әле төрле чаралар оештырылып торалар анда эшләүче Эльвира Исрафилова һәм Разия Рамазановалар. Әмма халык бик тә пассивланды, күбрәк өйдә телевизор карауны, яки компьютер артында утыруны кулай күрә.

Шулай да Яңа ел алдыннан, 27 декабрьдә, Шепкә авылы үзэшчәннәре килеп шаккаткыч тамашалары белән авылыбызны “уятып” киттеләр. Моңлы, матур җырлары, искиткеч биюләре, “Мунча ташы”ннан алынган өзекләре, пародияләре белән бәйрәм алдыннан күңелләрне күтәреп киттеләр. 2 сәгатьлек концертны халык селкенмичә дә карап утырды. Мондый бай эчтәлекле, матур тамашалары өчен Налим авылы халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез, иҗади унышлар телибез һәм тагын килүләрен көтеп калабыз.

Үзебезнен авыл үзэшчәннәре дә төшеп калганнардан түгел шул. 31 декабрьдә “менә”! дигән тамаша куйдылар. Ат елын озату тамашасы белән башлап җибәрделәр бәйрәмне Разия Рамазанова, Эльвира Исрафилова, Йолдыз Зарипова, Зөбәрҗәт Шигапова, Регина Насирова, Гөлзирә Ахметшина, Нургали Ахметзянов. Аннары сәхнәне ямьләндереп төрле шәһәрләрдә укучы һәм эшләүче егетләр һәм кызлар - концертны алып баручылар чыкты. Яшьләр үзләренең күпкырлы талант ияләре икәнен күрсәттеләр. Һәркайсы үзенен ролен бик оста башкарды һәм тамашачыларның күңелләренә кереп калдылар. Алар башкарган һәр җыр, бию, скетчлар җылы алкышларга күмелде. Илнур Фәсхетдинов шәһәр егете һәм рус мәктәбендә укыган булса да, бик оста алып баручы һәм татар җырларын матур башкаручы булуын күрсәтте. Язилә Исрафилова һәм Салават Шәйхразиев конферанс ролендә булуларына өстәп, эчтәлекле парлы биюләре белән тамашачыларның күңелен яулап алдылар. Раушания Сабирова искиткеч бай матур сөйләм теле белән үзен күрсәтте. Наталья Батькова һәм Рәмилә Сабитова нәкъ Иркә белән Ландыш инде. Лиана һәм Фәнис Фаляховлар профессиональ биюче һәм җырчы. Алар Алабуга культпросвет училищесын тәмамлап кайттылар.Сергей Батьков үзен бар яклап та сәхнә остасы икәнен күрсәтте. Әдилә Гибадуллина белән Кар кызы һәм Кыш бабай булып бәйрәмгә ямь өстәделәр. Шулай ук Гөлнара Хакимуллина, Гөлнар Трофимова, Кристина Баранова үзләренең матур җырлары аша халыкка Яңа ел сәламнәре җибәрделәр. Яңа елны авыл халкы күңелле кәеф белән исләрендә калырлык матур концерт белән каршы алдылар. Яшьләргә , клуб хезмәткәрләренә уңышлар телибез, авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез. Тагын да шулай матур чыгышлары белән сөендереп торсыннар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus