Зәй укучылары КВН да көч сынашты
Кичә “Энергетик” мәдәният сараенда яшьләр эшләре идарәсе шәһәр мәктәпләре командалары арасында шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары үткәрде. Барлыгы сигез команда үзенчәлекле уен программасы буенча көч сынашты. 14,4 бал җыеп беренче урынны 2 нче, икенче урынны 14,2 бал җыеп 3 нче мәктәп командалары алды, өченчедә 7 мәктәп командасы.