Бу көннәрдә Зәй мәшгульлек үзәге компьютер серләренә төшенгән пенсионерлар арасында II Республика олимпиадасында катнашу өчен сайлап алулар үткәрде. Узган ел мәшгульлек үзәге аша - 100, пенсия фонды аша тагын дистәдән артык кеше махсус программа нигезендә укулар оештырды. Хәзер исә алар арасыннан иң-иңнәр - 1958 елгы Валентина Галяминская һәм 1957 елгы Людмила Коштур олимпиадага сайлап алынды. Компьютер белән оста эш итә белүче өлкәннәр 27 гыйнварда Казанның IТ-лицее базасында көч сынашачак. Билгеле булганча, өченче буын вәкилләренең I Республика IT-олимпиадасы 2012 елда узды. Ул вакытта олимпиадада Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 106 кеше катнашты, алар арасында иң яше 55 яшьлек Зәй кешесе иде.
Быелгы олимпиада биремнәре 6 бүлектән торачак, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы, аларның һәрберсе уртача 10 балл белән бәяләнәчәк. Аерым алганда, катнашучыларга таблица төзергә, презентация ясарга, кем белән булса да хат алышу тәкъдим ителә, моннан тыш, аларның ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр, Россия дәүләт хезмәтләре порталыннан ничек кулланулары тикшереләчәк.
Һәр категория буенча җиңүчеләргә компьютер техникасы алу өчен 40 мең сумлык сертификат бирелә, 2 нче урынга – 30 мең сум, 3 нче урынга – 20 мең сум.