Рус Әшнәгендә бар социаль обьектларны бер түбә астына кертергә җыеналар
Рус Әшнәге авыл җирлеге җыенында авылның социаль обьектларын мәктәп бинасына күчерүнең отышлы яклары турында җәелеп сөйләштеләр.
Чыннан да , соңгы вакытларда бу бинага китапханә, медпункт кебек мөһим социаль обьектлар күчерелгән. Тиздән авыл клубы өчен дә урын табылачак биредә. Инде шуннан килеп , русәшнәклеләр тагын бер уртак карарга килделәр , алар авыл эчендәге юлларны төзекләндерү максатында һәр хуҗалыктан 300 әр сум акча җыярга булдылар. Алар бу акчаның Татарстан хөкүмәте карары нигезендә икегә артачагын да бик яхшы аңлыйлар.