Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

24 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.15 сәгатьтә калка, 21.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.08 сәгать.

Бүген һәрнәрсәнең яңалыкка омтылуы хас. Чит кеше йогынтысына бирелү җиңел. Кан басымы күтәрелергә, ашказаны-эчәк авырулары кискенләшергә мөмкин. Баш авырту тискәре энергиянең артык күп булуын күрсәтә. Ач торырга ярамый. Өске сулыш юлларына, бронхларга игътибарлырак булу сорала.

Баш авыртканда

Баш өянәге (мигрень) интектергәндә, 15-20 грамм дару ромашкасы чәчәген 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, көн буена 3кә бүлеп эчәләр. Яисә көн дәвамында берәм-берәм 10 миләш җиләге ашыйлар, бу әле йокысызлыктан да дәвалый. 2шәр аш кашыгы артыш һәм гөлҗимеш җиләге, наратбаш үләнен 0,5 литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр һәм көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң, 1әр стакан эчәләр.
 
25 гыйнвар (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.39 сәгатьтә калка, 22.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.11 сәгать.

Сизгерлек һәм зирәклек арта. Үпкә, бронх, өске сулыш юллары, нерв системасы зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый. Ай Кучкарда чакта чынбарлыкны кабул итү авырая, дуамаллыкка омтылыш көчәя. Карарлар бик җиңел һәм кызган баштан кабул ителә. Акыл эшчәнлеге куәтләнә, башка искиткеч кызыклы фикерләр килергә мөмкин. Тискәрелек аркасында кем белән булса да ызгышасы килә башлый. Кешеләр еш талаша, бер-берсен рәнҗетә.

Тәмле дә, файдалы да

Банан бик туклыклы һәм калорияле, иртәнге ашны алыштыра ала. Инжир тимергә, калийга, кальцийга бай. Ютәлләгәндә, балаларга инжирлы җылы сөт эчертәләр. Хөрмә җимешендә дә калий күп, ул аңкау һәм тешләрне ныгыта. Бары тик хөрмәдә генә яман шеш күзәнәкләрен үсүдән туктатырга сәләтле матдә бар.

26 гыйнвар (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.05 сәгатьтә калка, 23.11 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.15 сәгать.

Бүген гайбәт сөйләмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә, тынгысызланмаска кирәк. Үпкәләр, сизү әгъзалары, баш игътибар сорый. Ач тору, ашказаны һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашыгыч карарлар кабул итәргә ярамый. Туганнарны кайгырту хуплана.

Мәтрүшкә сихәте

Ай Үгезбозау йолдызлыгында чакта җенес системасы авыруларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Климакс вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, термоста 2 аш кашыгы мәтрүшкәне 1 стакан кайнар суда 10-12 сәгать төнәтәләр дә, ашарга 20-30 минут кала эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы көтүче сумкасы үләнен 1 стакан кайнар суда төнәтеп, суыталар, аннары эчәләр.
 
27 гыйнвар (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.33 сәгатьтә калка, 0.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.18 сәгать.

Ут белән саграк булу сорала. Күкрәк, ашказаны, колак, буын, тешләр авыртырга мөмкин. Кабыргаара невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары файдалы. Бүгенге киеренкелекне лимон исе киметә ала.

Тырнакны май ныгыта

Организмга кремний, тимер, кальций җитмәгәндә, тырнаклар катламлана, сына торганга әйләнә. Шунлыктан кремнийга (кузаклы фасоль, салат, банан, петрушка, карлыган), тимергә (йомырка сарысы, сыер ите, бавыр, чөгендер, борчак, ногыт борчагы, кипкән җиләк-җимеш), кальцийга (сыр, эремчек, чикләвек) бай ризык ашарга киңәш ителә. 1 чәй кашыгы зәйтүн маена берничә тамчы лимон согы тамызалар да, тырнакка сөртеп, киҗе-мамык перчатка киеп, йокларга яталар, 1 ай буе шулай дәваланалар. 1 литр җылы суда 1 аш кашыгы диңгез тозын эретеп, кулларны шуңа тыгып, 5-7 минут утыру да файдалы. Атнасына 3 тапкыр дәваланырга кирәк, 10 тапкырдан соң уңай нәтиҗә күренәчәк. Чын балавызны бераз эретеп, кич тырнакларга сылап киптерәләр дә, иртәнгә кадәр калдыралар, бу да тырнакларны ныгыта.

28 гыйнвар (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.03 сәгатьтә калка, 1.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.23 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Актив ял итү, физик эш белән шөгыльләнү хуплана. Үгезбозау көннәрендә башланган һәрбер эш уңышлы тәмамлана. Кан әйләнеше системасы, муен, ашказаны зәгыйфь.

Чикләвекле бал

Азканлылык булганда, фундук чикләвеген ваклап, шулкадәр үк микъдарда бал кушалар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы ашыйлар. Дәва курсы – 1 ай.

29 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.40 сәгатьтә калка, 2.52 сәгатьтә бата.  2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.27 сәгать.

Гореф-гадәт, нәсел, гаилә белән бәйле көн. Үткәннәр турында уйлану, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайлау өчен уңайлы вакыт. Күкрәк читлеге, сөякләр системасы, муен, тамак зәгыйфь. Ач тору уңай нәтиҗә бирә. Күбрәк су эчү файдалы.

Матурлык  тиредән башлана

Майлы тире өчен мондый битлекләр файдалы: 1) кишерне вак угычта уалар, күпертелгән йомырка агы, он кушып, биткә ягалар да, 20 минут тоталар; 2) 2 аш кашыгы эремчек, 1 аш кашыгы каймак, 1 йомырка агын кушып болгаталар да, бит тиресенә калын итеп ягып, 15-20 минут тоталар.  Коры тирегә исә 1әр аш кашыгы каймак һәм эремчек, 1 чәй кашыгы тозны кушып ягалар, 15-20 минуттан соң башта җылы, аннары салкын су белән юалар. Яисә 1әр аш кашыгы эремчек, зәйтүн мае, кишер согы, сөт өстен кушып, 15 минутка биткә ягалар да, башта – салкын, аннары җылы су белән юалар.

30 гыйнвар (җомга). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.23 сәгатьтә калка, 3.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.29 сәгать.

Таләпчәнлек, катгыйлык арта торган көн. Һәрнәрсәдә сак һәм игътибарлы булу сорала. Бүген энергетика бик көчле, кешедә гаять зур табигый көч уянырга мөмкин. Башланган эшне ахырына җиткерү зарур. Артык күп җаваплылык алудан саклану мәслихәт. Кан тамырлары системасы, умыртка баганасы, арка, муен, ашказаны зәгыйфь. Өске сулыш юлларын, үпкәләрне чистарту һәм дәвалау уңай нәтиҗә бирә.

Итле салат

Ярты килограмм яхшы сыйфатлы сыер итен аз гына тоз салынган суда дәфнә яфрагы, суган, кара борыч белән бергә 1 сәгать пешерәләр, суытып, саламлап турыйлар. Ике-өч зур суганны боҗралап турыйлар. Маринад әзерлиләр: 50 миллилитр кайнатып суытылган су, 3 аш кашыгы шикәр, чәй кашыгы ярым тоз, 9 аш кашыгы шәраб серкәсе, ярты чәй кашыгы төелгән кара борыч, 5 аш кашыгы чистартылган көнбагыш маен кушып болгаталар. Зур тирән савытка бер катлам ит тезәләр, аннары – суган катламын җәяләр, маринад салалар, аннары шулай катлам-катлам тутырып бетергәч, 8 сәгать маринадланырга калдыралар. Табынга куйганда, яшел тәмләткеч үләннәр, анар төше белән бизиләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus