Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Алинә” универсаль спорт залында “Кызыл Шәрык-Агро” призларына билбау көрәше ярышлары булды (ФОТО)

Әлеге көрәш турниры чын мәгънәсендә әлкилеләр көне булды. Ник дигәндә безнең район җыелма командасы Алексеевск, Нурлат, Лаеш, Биектау, Спас, Казан шәһәренең Вахитов районыннын килгән көрәшчеләргә җиңүгә бернинди өмет калдырмады.

Ярыш тантаналы төстә көрәшчеләр парады белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы директоры Рафаэль Гыйльметдинов барлык егетләрне спорт бәйрәме белән тәбрикләп сәламләделәр, уңышлар теләделәр.

 

Район мәдәният йорты артистларының концерт программасыннан соң көрәшчеләр милли ризыгыбыз чәк-чәк белән сыйланды.

Баш хөкемдар Рәмис Вафин көрәшнең тәртипләре белән таныштырды һәм өч келәмдә бил алышу башланды.

–Бу турнир традициягә әйләнеп, бездә җиденче тапкыр уздырыла. Бирегә Татарстанның 6 районыннан 200 көрәшче килде,–дип җиткерде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин.

 

Билбау көрәше 1999-2006 нчы елгы үсмерләр, егетләр һәм кызлар арасында киеренке рухта барды. Барлык авырлык категорияләрендә кичкә чаклы дәвам иткән алышларда зал тулы җанатарлар булуы чарага аеруча җанлылык, бәйрәм төсмере өстәде.

Турнир нәтиҗәләренә килгәндә, гомумкоманда зачетында өченче урынны Алексеевск районы, икенче урынны Норлат җыелма командасы алды. Пьедесталның  югары баскычына Әлки командасы күтәрелде.

Кызлар арасында үз авырлыгында (58 килограмм) өченче урынга лаек булган Базарлы Матак мәктәбе укучысы Радмила Зәйнетдинованың шатлыгы йөзенә чыккан.

 

–Билбау көрәше белән инде өч ел шөгыльләнәм. Күрше малае чакырган иде, шуннан мавыгып киттем. Тренерым Илдар Әхмәровка рәхмәт, ул өйрәтте көрәшнең барлык серләренә,– ди кыз.

Радмила үзе 11 сыйныфта белем ала.  Бердәм дәүләт имтиханнарына да әзерләнергә кирәк, өстәвенә ул волейбол белән, “Счастливчики” төркемендә актив бию белән дә шөгыльләнә.

–Барысына да ничек вакыт җиткерәсең? Өлгереп буламы соң?–дим.

Теләгең булса өлгерәсең. Спорт белән шөгыльләнү миңа ихтыяр көчен ныгытырга ярдәм итә. Исәнлек өчен дә спорт бик файдалы,–ди Радмила.

Киеренке көрәштә үз үлчәм категорияләрендә Салават Мәрдиев (Базарлы Матак), Руслан Нуртдинов (Базарлы Матак), Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак), Фәнзил Мисалов (Түбән Әлки), Алексей Сардулов (Иске Тахтала), Данил Тутеров (Хлебодаровка), Данис Закиров (Татар Борнае), Ринас Мәхмүтов (Алпар), Алмаз Хафизов (Базарлы Матак) чемпион булдылар.

 

Кызлар арасында Регина Нуртдинова (Базарлы Матак), Ксения Хәйруллина (Иске Тахталы) җиңүче дип табылды.

 

Үз авырлыгында җиңүче һәм абсолют батыр булып калган Базарлы Матак егете Рәмзил Сәлахов болай ди:

–Спорт ул минем яшәү рәвешем. Формада булыйм дисәң, спорт белән һичшиксез шөгыльләнергә кирәк. Ә көрәшне аеруча яратам, ул җаныма рәхәтлек бирә.

Рәмзис үзе тренер да. Әхмәт һәм Түбән Әлки мәктәпләрендә көрәш түгәрәкләре алып бара. “Кызыл Шәрык-Агро” призларына узган ярышларда аның 15 шәкерте алдынгы урыннар яулап алуга иреште.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus