Игътибар! Әлмәтлеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ
Шимбә көнне, 10 гыйнварда Самара юлында ике чит ил машинасы бәрелешкәндә әлмәтлеләр гаиләсе зыян күрде.
Читать дальше...
Шимбә көнне, 10 гыйнварда Самара юлында ике чит ил машинасы бәрелешкәндә әлмәтлеләр гаиләсе зыян күрде.
Читать дальше...
Паспорт алыштырам дисәң...
Россия Федерациясенең Федераль законына госпошлина буенча үзгәрешләр кертелде һәм алар 2015 елның беренче гыйнварыннан үз көчен алачак.
Рәсәй һәм чит ил паспортына госпошлина бәясе артты. Рәсәй паспортын алучылар хәзер 300 сум түлиячәк. Ә менә югалган, яки яраксыз хәлгә килгән паспортны алыштыру 1500 сумга төшәчәк. Чит ил паспортын биш елга алу өчен 2000, ә ун елга алырга теләүчеләргә 3500 сум түләргә кирәк булачак. 14 яшькә кадәр Россия... Читать дальше...
Зәй эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда 31 декабрьдән 12 гыйнварьга кадәр төрле хокук бозулар, гадәттән тыш хәлләр буенча 29 хәбәр теркәлгән. Аларның икесе шартлату, ату кораллары ясау очраклары белән бәйле. Мәгълүм булганча, 5 гыйнвар көнне яшәү урынында шартлаткыч җайланма ясау белән шөгыльләнгән ир-егет фатирында шартлау булып, ул үзе зыян күрде. Ә 6 гыйнвар көнне эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре элек хөкем ителгән зәйленең өенә барып күзәтү ясаганда, аның ау мылтыгы өчен патроннар ясау белән мәшгуль булуын ачыклыйлар. Читать дальше...
Пасьля шэрагу дасьледаваньняў Свабоды пра заходнюю дапамогу, частка якога была прысьвечаная дзейнасьці Міністэрства прыроды і навакольнага асяродзьдзя Беларусі, гэтае ведамства выклала на сваім сайце сьпіс праектаў міжнароднай тэхнічнай дапамогі.
Яңа елда кем туган?
“Быелгы тәүге куанычыбыз егет кеше”,– диделәр район бала тудыру йорты хезмәткәрләре.
Яңавылдан Рашат һәм Эльвира Гыйлемҗановаларның гаиләсен ишәйткән әлеге бәхетле сабый 5 нче гыйнварда туган. Авырлыгы да егетләрчә булып, сау-сәламәт дөньяга килгән нарасыйга әти-әнисе Сәлим дип исем кушкан. Ә без, үз чиратыбызда, Сәлимнең аягы җиңел булсын, бәхетле сабыйлар районыбызда артып торсын дигән теләктә калабыз.
Фото:
http://min-zdrav-ao.livejournal.com/23315.html
Банк картасы блокировкалану турында ялган смс-хәбәр алган 66 яшьлек пенсионер шактый зур суммада акчасы белән хушлаша.
Читать дальше...
1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән Сенат Һәм барлык дәүләт учреждениеләреннән өстен торган яңа орган–прокуратура оештырыла Император Указында: “Сенат каршында генераль прокурор, обер-прокурор, һәр коллегиядә прокурор булдырырга. Алар генераль прокурорга рапорт бирергә тиеш булалар”, диелгән. Император прокуратура алдына контроль һәм күзәтчелекне беренчел бурыч итеп куя.
Читать дальше...
Җитәкчеләрнең күзеннән ташып торган ут-кайнарлык, яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр сыман барлыкка килгән өч бина, авылның өметле киләчәгенә ишарәли кебек тоелды миңа беренче нәүбәттән үк. Ә баксаң, чынлыкта да шулай бит.
Читать дальше...
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле массакүләм чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлады.
Читать дальше...
Республика Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе буенча бүләкләнүчеләр арасында лениногорскилылар да бар иде. Ул – Г.Тукай исемендәге үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Ландыш Хәйруллина. Якташыбыз «Таяныч һәм абруй» номинациясендә катнашкан һәм иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип табылып, грантка лаек, дип табылган. Китапханәнең "Нур" проекты да – җиңүчеләр исемлегендә.
Буранлап кар яуган көннәрдә район юлларында “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогыннан 23 берәмлек техника эшләде.
Читать дальше...
Юхмачы авылындагы шәхси икмәк пекарнясына бу көннәрдә зәңгәр ягулык бирелә башлый.
Читать дальше...
МЧС хезмәткәре булмаган янгын фактларын дәлилләп иминият компаниясеннән 1,5 миллион сум акча алган.
Читать дальше...
Бу хакта РФ Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Әни кеше Яшел Үзәннеке булырга тиеш. 20 яшьлек хатын элек Арча районы балалар йортында тәрбияләнгән булган. Бергә яшәгән ир, баланың әтисе аны ташлагач, хатын улын ташлаячагын әйткән була.
Хәзерге вакытта ир-аттан һәм баладан ДНК үрнәкләре алынган. Малайның әнисен эзләү дәвам итә.
Backgammon ist ein sehr beliebtes Brettspiel, das in vielen verschiedenen Ausführungen erhältlich ist. Sie können es auch online und/oder auf Ihrem Tablet bzw. Smartphone spielen. Die klassische Variante ist jedoch ein besonderes Spielerlebnis. Backgammon ist ein Brettspiel für Zwei Beim Brettspiel
19 декабрьдә Әлмәт полиция бүлегенә 25 яшьлек егет «Кия Спортейдж» машинасын куып китүләре турында мөрәҗәгать итә.
Читать дальше...
13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән. Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, шул ук вакытта даими исеме булмаган диярлек - «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан почта учреждниеләрендә Россия һәм чит ил басмаларына язылу тәҗрибәсе кертелгән. Бу вакытлы матбугатка язылу үткәрү турында беренче карар булган. Читать дальше...
Зәйдә күп балалы Лукьяновлар гаиләсе яңа елда зур бүләк алды. Бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов аларга җирле бюджет хисабыннан электрон пианино тапшырды. Әлеге гаиләдә 8 бала тәрбияләнә, аларның 6сы – мәктәп укучысы. Балаларның берничәсе музыка мәктәбендә дә укый. Аларга өйдә дә музыка белән шөгыльләнү кирәк булганлыкта, ана кеше Наталья Викторовна гозере белән гаиләгә музыка коралы бүләк итү карар кылына. Ишле гаиләдә һәр аршын җирнең исәптә булуын күздә тотып, күчереп... Читать дальше...
Интернет басма мәгълүматларынча, “Татнефть”компаниясе “Түбән Кама нефтехим” җәмгыятеннән 353,7 млн сум бурычын дәгъвалап, Арбитраж судка мөрәҗәгать иткән.
Читать дальше...
Brent маркалы нефть бәясе төшә.
Иртәнге сәгать 10 га аның бәясе 45,8 $ дип билгеләнде.
2015 елга керү белән тотылган машина бәяләре сизелерлек артка. Машина базары белгечләре моны сум курсының түбән тәгәрәве белән бәйләп аңлата. Доллар һәм евро курсының сумга караганда тотрыксызлыгы аркасында яңа машиналарга бәяләр арта төште. Бу үз чиратында тотылган машина бәяләренә дә тәэсир итми калмады. Ел башында кайбер автомобильләрнең бәясе инде 50 %ка күтәрелергә өлгергән. Бигрәк тә өч ел чамасы кулланылышта булган машина бәяләре арткан.
Читать дальше...
Роспотребнадзор вәкилләре Украина һәм Белоруссиядә җитештерелгән тозларны кибет киштәләреннән юк итәргә кушкан.
Читать дальше...
Һөнәри бәйрәм уңаеннан республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов журналистларны тәбрикләде.
Читать дальше...
Хәзер районда 32 мең 778 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Шуның 6198 е – авыл халкыныкы. Әлеге малларны кышлату өчен 10,5 мең тонна печән, 79,6 мең тонна сенаж, 14 мең тонна салам, 111,4 мең тонна силос хәзерләнгән иде. Бу бер терлеккә 33,7 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. Айга бер терлек башына уртача 3,5 центнер азык берәмлеге сарыф ителә, димәк, кышлату чорында малларга азык мулдан җитәчәк, ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.
Мисыр дәүләте рәсәйлеләр өчен 25$ күләмендәге виза җыемнарын вакытлыча бетергән. Валюта кризисы һәм сумның бәясе төшү сәбәпле туристлар агымы кимүне кисәтү максатында 15 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр Мисырга баручылардан бу сумма алынмаячак. Гарәп республикасы илгә килүче Рәсәй туристлары санын тотрыклы саклау ягында. Былтыр мисал өчен, Кызыл диңгез ярында 3 млнга якын Россия гражданы ял иткән.