Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Бирдебәк" хуҗалыгында бер ел эчендә өч терлекчелек бинасы төзегәннәр

Җитәкчеләрнең күзеннән ташып торган ут-кайнарлык, яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр сыман барлыкка килгән өч бина, авылның өметле киләчәгенә ишарәли кебек тоелды миңа беренче нәүбәттән үк. Ә баксаң, чынлыкта да шулай бит.
“Бирдебәк” бүгенге көндә ныклап аягына басып килүче хуҗалык. Мөгезле эре терлекләре 300 баштан артып киткән, шуның 165 е савым сыерлары. 100 башка якын атлары бар.Бүгенге көндә терлекчелектә 20 дән артык кеше эшли. Күргәнебезчә, әллә ни зур булмаган авыл өчен кечкенә саннар түгел бу. Район кулланучылар җәмгыяте үз канаты астына алуы белән тагын бер кабат бәхетле әле ул. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, бер елда өч заманча бина төзү һәркемнең кулыннан, мөмкинлегеннән дә килә алырлык эш түгел. 
–Бүгенге  замана кысаларында Бирдебәктәге бу гамәлләрне героизмга тиңләргә кирәктер. Хуҗалыкның өметле киләчәге бар, терлекчелекне перспектив үстерүгә йөз тотып яшиләр биредә. Продукция алам, керемле булам дип максат куйган җитәкче иске биналарга гына карап ятарга тиеш түгел инде ул. Һәр чорның үз кыенлыгы, әмма мөмкин булмаган нәрсә юк. Менә бит, “Бирдебәк”–шуның ачык мисалы,–диде район башлыгы Илһам Валеев район хуҗалыклары җитәкчеләре, фермерлар белән очрашуында.
Бер бинаның проекты белән Әтнә районында танышып кайткан булганнар бирдебәклеләр. Һәм ышануы да кыен, 150 башка исәпләп металл-конструкция бинаны өч ай дигәндә төзеп тә өлгерткәннәр. Хәзерге вакытта  биредә соңгы вак-төяк эшләрне башкару белән мәшгульләр. 50 башка исәпләнгән тудыру бинасын, сөт ташлаган сыерлар өчен бинаны да нәкъ менә заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзегәннәр.
–Биналарның беренчесе 3 миллион сумга төште. Калган икесенә дә шуннан аз гына кимрәк чыгымнар китте. Инде чебешләрне санар вакытка ерак калмагандыр, шәт,–ди хуҗалыкның идарәчесе Ирек Вәлиуллин.
Хуҗалыкта элек кулланышта булган биналарда да шактый гына яңарту, төзекләндерү эшләре башкарылган. Технология мәсьәләсенә игътибарны көчәйткәннәр. Бу юнәлештә үзләре уйлап тапкан зур чыгым таләп итми торганы суларны да кулланышка керткәннәр. Шуларның берсе–ясалма орлыкландыру, малларны каплатудагы үз яңалыклары белән тәҗрибәләрен дә уртаклаштылар алар. 
Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үз күзләрең белән күрү меңгә хәерлерәктер. Бу көнне биредә булган җитәкчеләрнең оптимистик рухта таралышуын бары тик шушы халык әйтеменә нигезләү, шәйдер. 
 
Вазыйх Фатыйхов.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus