Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен финанс йөкләнешен киметәчәк һәм аларны милек салымыннан азат итәчәк. Бу хакта Михаил Мишустинга сылтама белән РИА Новости яза.
«Президент йөкләмәсе буенча, саклаучыларыбыз өчен финанс йөкләнешен киметәбез – һәм аларны милек салымыннан азат итәбез. Хәрби бурычын үтәүчеләргә дәүләт ярдәме тулы күләмдә һәм үз вакытында күрсәтелергә тиеш. Һәм без моны игътибар белән күзәтәбез», – диде Михаил Мишустин.