Банклар «Крокус»та терактта һәлак булучыларның кредитларын 15 апрельгә кадәр гамәлдән чыгарачак. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте дип яза РИА Новости.
Читать дальше...
Екатеринбургның Татар мәдәни үзәге 30 мартта Свердловск өләкәсенең тарихи урыннарына экскурсияләр оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Читать дальше...
Финляндиянең Эчке эшләр министрлыгы Россия белән чикне «алга таба хәбәр ителгәнчегә кадәр» ябык калдырырга тәкъдим итә. Бу илнең 4 апрельгә билгеләнгән Хөкүмәт)утырышы повесткасында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Татарстанда бу атна аномаль җылылыктан башланса да, озакламый сизелерлек суытачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцв сөйләде.
Читать дальше...
Татарстанның «Беренчеләр хәрәкәте» һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты «Я и моя еда в школе» бәйгесе башлады. Мәктәп укучылары мәктәп ашханәсе менюсына кертелергә тиеш дип санаган ризык рецептларын тәкъдим итә ала. Жюрида мәктәп укучылары үзләре булачак, дип хәбәр итә «Беренчеләр хәрәкте»нең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Россия баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Очрашу Милли Шураның Башкортстан Республикасына сәфәре кысаларында, Уфада узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен финанс йөкләнешен киметәчәк һәм аларны милек салымыннан азат итәчәк. Бу хакта Михаил Мишустинга сылтама белән РИА Новости яза.
Читать дальше...
Хәзерге геополитик вазгыять һәм чит ил компанияләренең Россиядән китүе Татарстан өчен кайбер мөһим проектларны тормышка ашыруда тискәре йогынты ясады. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссия утырышында әйтте, дип яза республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстан ел саен 28 млрд кВт·ч электроэнергия эшләп чыгара. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Энергетика тармагында технологик суверенитетны тәэмин итү, илебезнең энергомашина төзелешен үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» темасына «Энергетика» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышында әйтте.
Читать дальше...
Төрек галиме Фатих Экиҗи Польшаның Адам Мицкевич исемендәге университеты студентларына татар халкы һәм аның теле, тарихы турында лекцияләр укыган. Бу хакта галим үзе хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Казанда апрель аенда уртача температура нормадан бер-ике градуска югары булачак. Алдагы декадада һава температурасы нормадан дүрт градуска югары була. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
Читать дальше...
Федерация Советында спам шалтыратулар өчен җаваплылык билгели торган һәм «Россия законнарына туры килми торган» кредитлар рекламасы өчен җәзаны кырысландыра торган законны хупладылар.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүче биш кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу турыда карар хокукый мәгълүмат порталында чыккан.
Читать дальше...
2023 елда Россиядә гомер озынлыгының көтелгән күрсәткече 73,5 елны тәшкил иткән. Бу «коронавируска кадәрге» чорга караганда күбрәк, дип әйтте Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин.
Читать дальше...
Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүенә документлар тапшырды. Җиңгән очракта ул депутатлыкка кандидат булачак. Аның сүзләренчә, ул парламентта хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең, махсус операциядә катнашучыларның һәм хәрби хәрәкәт ветераннарының мәнфәгатьләрен кайгыртырга планлаштыра.
Читать дальше...
Чиләбедә «Татар кызы. Яз чәчәкләре» һәм «Татар егете. Шаян батырлар!» бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнде. Бу хакта Чиләбе татарлары конгрессының «Вконтакте» төркемендә хәбәр ителә.
Читать дальше...
Уфада акчалата түләү хакына диверсия ясарга җыенган өч яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан икътисадның төрле тармакларында, шул исәптән электроэнергетика буенча хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибә уртаклашуга әзер. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДБның Электроэнергетика советы башкарма комитетының «ҖЭКка инвестицияләр: дәүләтара һәм төбәк хезмәттәшлеге роле, яңа горизонтлар һәм үсеш нокталары» дип аталган түгәрәк өстәлдә әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
Читать дальше...
ЦСКА хоккей клубы сакчысы Ярослав Дыбленко, капкачы, «Ак Барс» составында Гагарин Кубогы (2018) иясе Эмиль Гарипов, «Трактор» командасы хоккейчысы Альберт Яруллин һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге күп балалы гаиләләр өчен ифтар үткәрә. Кичке авыз ачу 5 апрельдә оештырылачак, дип хәбәр итә Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәгенең матбугат хезмәте.
Читать дальше...
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журналист Владимир Музыченконың туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Читать дальше...
Энергетика өлкәсе иң йомшак якларның берсе һәм яңа объектларны зур ныклык запасы белән төзергә кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов энергетика буенча республика форумында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
Читать дальше...
Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң, «Алабуга Политех» көллияте студентларына 100 мең сумга кадәр акча түләделәр. Татарстанда мобилизация буенча оператив штаб Telegram-каналда шул хакта хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз (ул 2023 елның 1 октябрендә үз вазифасына кереште) белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов юморның бүгенге көндәге роле турында фикерләрен әйтте. Бу хакта ул «Татарча мем» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.
Читать дальше...
16-23 майда Уфада «Туганлык» Халыкара милли театрлар фестивале була. Чара беренче тапкыр шундый исемдә һәм яңа сыйфатта уза: элегрәк ул «төрки телле театрлар фестивале» дип атала иде, хәзер аның форматы киңәйде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...