16-23 майда Уфада «Туганлык» Халыкара милли театрлар фестивале була. Чара беренче тапкыр шундый исемдә һәм яңа сыйфатта уза: элегрәк ул «төрки телле театрлар фестивале» дип атала иде, хәзер аның форматы киңәйде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Фестивальне Башкортстан Хөкүмәте, республика Мәдәният министрлыгы һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры оештыра, дирекциясен Иршат Фәйзуллин җитәкли. Чараның сәнгать җитәкчесе, театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов һәм театр тәнкыйтьчесе Айсылу Сәгыйтова фестиваль афишасына иң көчле режиссерларның спектакльләрен сайлап алган.
Катнашучылар арасында Казахстан, Татарстан, Чувашия, Абхазия, Тува, Хакасия, Дагыстан, Төньяк Осетия, Калмыкия театрлары бар.
Күркәм гадәткә кергәнчә, бер көндә икешәр спектакль күрсәтергә ниятлиләр, аларны өч мәйданчыкта – Башкорт драма театрында, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында һәм «Нур» татар дәүләт театрында күреп булачак.
Фестивальгә күп кенә милли театрлар килү сәбәпле, бәйрәмне үткәрүдә Башкортстанда яшәүче төрле халыкларның диаспора вәкилләре актив җәлеп ителер дип көтелә. Һәр спектакльне күрсәтү мәдәни программа – күргәзмәләр, очрашулар, милли җыр-биюләр белән үрелеп барачак, диелә хәбәрдә.