Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов партнерлык финанслары турындагы законны камилләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул KazanForum кысаларында узган партнерлык финансларына багышланган сессиядә белдерде.
«Беренче тәкъдим – экспериментта катнашучыларга ана капиталын куллану мөмкинлеге бирү. Нишләп юк? Бу чара һәркем өчен ачык булганда. Нинди аерма бар? Без барыбыз да бу илдә яшибез!» - дип ризасызлыгын белдерде Миңнеханов.
Ул партнерлык финанслары буенча эксперимент кысаларында ипотека белән нәкъ менә динле мөселманнар кызыксына, һәм бу еш кына күп балалы гаиләләр, дип өстәде.
Татарстан 2023 елның сентябреннән партнерлык финанславы буенча эксперимент башланган дүрт Россия төбәгенең берсе булды. Анда шулай ук Башкортстан, Чечня һәм Дагестан катнаша.
Бүген KazanForum мәйданчыгында, шул исәптән Россия финанс министры урынбасары Иван Чебесков җитәкләгән эксперт советы утырышында экспериментның беренче нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар.
Элегрәк Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков экспериментка тагын нинди төбәкләр керергә теләве турында сөйләде.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза. 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылачак (тулы программа белән халыкара чара сайтында танышырга була). Kazan Forum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйгага федераль статус бирелде.