Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Харбинда Татарстан делегациясен җитәкли. Биредә VIII Россия-Кытай ЭКСПОсы уза. Бу хакта Татарстанның Тулы Вәкаләтле Вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Чара кысаларында IV Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек форумы үткәрелә. Бүген масштаблы уртак күргәзмә чарасын ачу тантанасында Россия Президенты катнашты. Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин чакыруы буенча ике көнлек дәүләт сәфәре белән Кытайда.
Татарстан экспозициясендә республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы һәм «Россия - Кытай» II зур халыкара форумы да тәкъдим ителә. Форум 2024 елның 13-15 ноябрендә Казанда узачак. Татарстан башкаласы бу мәйданчыкта икенче тапкыр кунаклар кабул итәчәк. Биредә Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре хезмәттәшлекне үстерү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыша алачак, диелә хәбәрдә.
Татарстан экспозициясендә «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм «Атом» электромобиле тәкъдим ителә.