Иран коткаручылары төркеме Иранның төньяк-көнбатышында Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси вертолеты һәлакәтендә барлык һәлак булучыларның да мәетләрен таба алган. Бу хакта Иранның Кызыл Ярым ай җәмгыяте башлыгы Пир Хөсәен Коливанд белдергән, дип хәбәр итә Al Jazeera телестанциясе.
«Һәлак булганнарның мәетләре һәлакәт урыныннан Тәбриз шәһәренә җибәрелде», - дип хәбәр итә Пир Хөсәен Коливанд. Эзләү операциясе тәмамланган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төнлә Иранда эзләү-коткару операциясендә ярдәм күрсәтү өчен очып киткән ике Ил-76 очкычы Мәскәү янындагы «Жуковский» аэропортына кайта. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Искәртик, Ибраһим Рәиси 19 майда вертолет һәлакәтендә һәлак булды. Аның белән бергә бортта илнең тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдуллахиан, Тәбриз имамы Мөхәммәд Али әл-Хашем, Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, экипаж әгъзалары һәм бер сакчы булган.