Бүген интернет киңлекләрендә күптән түгел оешкан «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең тәүге клиплары дөнья күрде. Төркемнең солистлары – күп кенә балалар һәм аларның әти-әниләре тарафыннан яратылып өлгергән экс-«Салаваtik»лар Аделина Хәсәнова, Булат Талипов һәм Эмилия Галимҗанова.
Читать дальше...
Агымдагы елның 27 апрелендә Кыргызстанда Иссык-күл өлкәсе Каракол шәһәре «Татулык» татар иҗтимагый оешмасының 30 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
4 майда Кремль яр буенда «Җиңү вальсы» республика акциясе узачак. Анда 400 гә якын укучы катнашачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Габдулла Тукай туган көнендә Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда катнашкан «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»лар мәктәбен җиһазландыруда ярдәм сорады.
Баулы районында уникаль Корбан мәҗлесе узды: аны махсус операция зонасыннан ялга кайткан Айболит кушаматлы хәрби оештырды. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче ир-ат нефть тармагында эшләгән, эзтабарлар отрядында әгъза булып торган, спорт белән шөгыльләнгән, ул халыкара класслы спорт мастеры. Аның медицина белеме дә бар, шуңа күрә хәрбине медицина взводына билгеләгәннәр. Айболит берничә тапкыр туган ягына ялга кайткан. Өйләнгән, өч баласы бар.
Читать дальше...
22 апрельдә Татарстан Республикасында «ТАТМЕДИА» АҖ медиахолдингы журналистлары инициативасы белән «Минем герой – минем гаилә» дигән акция башланды. Бу хакта медиахолдингның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Кукмара шәһәрендә ике дини ярыш – Коръән һәм намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде. Район мөхтәсибәте һәм Кукмара мәдрәсәсе тырышлыгы белән үткән чараларда барлыгы 200ләп кеше катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
26 апрельдә Мордовия Республикасының А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәсендә Туган ел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «И туган тел, и матур тел…» дигән әдәби кичә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казан хакимиятендә социаль учреждениеләр - балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләргә кабат җылы бирергә карар кылдылар. Бу хакта мэриянең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Эш бирүчеләрнең закон нигезендә 16 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз әтиләрне эштән җибәрергә хакы юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говыринга («Бердәм Россия») сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Әгәр гражданин РФ Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хезмәт итү буенча Саклану министрлыгы белән контракт төзесә, аның эш урыны сакланачак. Бу хакта ТР Хәрби комиссариатында хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Россия ислам институтында «Татар мөселман каллиграфиясен торгызып» дип исемләнгән күргәзмәнең рәсми ачылышы булачак.
Читать дальше...
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Җиңү көненә кагылышлы пенсионерларның кайбер категорияләре май аенда өстәмә түләүләр ала. Өстәмә түләүләр кемнәргә һәм нинди күләмдә түләнәчәге турында РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде, дип яза РИА Новости.
Читать дальше...
Санкт-Петербургның Питер татар театрында «Замана чире» дип исемләнгән премьера тәкъдим ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген, 3 майда, Татарстанда температура фоны төшүе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Камада «Геройлар юлы буйлап» дип аталган традицион автомотоузыш була. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Читать дальше...
Актанышта гаилә учагын Әтәс авылының өч балалы Салиховлар гаиләсе Минзәләнең шулай ук күп балалы үрнәк гаиләсенә тапшырды. Озату чарасында яшьләргә алтын туйларын билгеләп үтүче Вәсилә белән Таһир Әхмәевлар һәм 60 еллык бриллиант туйларын каршылаучы Мария белән Мөбарәк Шәйгәрдановлар хәер-фатихаларын биреп озатты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Читать дальше...
Яңа Аксубай авылы янында урнашкан Аксубай участок урманчылыгы территориясендә (23 кварталда) чыршы урманына нигез салынды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында Зинаида Леонтьева яза.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев Саба районы Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Бу хакта http://saby-rt.ru хәбәр итә.
Читать дальше...