Май бәйрәмнәренең беренче яртысында Татарстан башкаласында сизелерлек салкынайта. Әмма көчле яңгырлар әлегә көтелми. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанда 27 апрельдә агымдагы елда соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында, Түбән Каманың 3 мәйданчыгында уза. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанда хәләл продукция маркетплейсы барлыкка килергә мөмкин. Аны 2024 елның көзендә эшли башларга планлаштыралар, дип сөйләде Казанда Россия венчур форумында «Хәләл телим» компаниясе генераль директоры Әнвәр Джавбураев. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген, 27 апрельдә, Татарстанда эссе һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Читать дальше...
Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин, «Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов «Җиңү паркы»ның «Хәтер бакчасы»на агач үсентеләре утыртты. Утырту өчен балан, кара миләш, алыча, алмагач үсентеләре сайлап алынган иде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.
Читать дальше...
Әтнә районы Күңгәр авылында яшәүче Гөлүсә Гатиятуллинаның махсус хәрби операция зонасына бер тапкыр кулланыла торган ашлар әзерләп җибәрүе хакында хәбәр иткән идек инде. Гыйнварь аенда Гелүсә хәрбиләргә ике төрле аш, үзе ясаган пакетлы чәйләр һәм «коры душ» әзерләп җибәргән иде. Бу хакта «Әтнә таңы» хәбәр итә.
Читать дальше...
Ел саен Чернобыль һәлакәтен искә алу көне үз гомерләрен кызганмыйча фаҗигале нәтиҗәләргә каршы көрәшкән каһарман райондашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үткәрелә.һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәштә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында 120дән артык азнакайлы да була. Бүгенге көндә аларның 51е исән. Бу хакта «Маяк» сайтында Ландыш Габитова хәбәр итә.
Читать дальше...
Чаллыда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы шагыйрьнең һәйкәле янында узды. Бирегә кечесеннән алып олысына кадәр милли җанлы, шигырь сөюче шәһәрлеләр җыелды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Айзирә Имамова яза.
Читать дальше...
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгын билгеләп үттеләр. Аны искә алалар, хөрмәт итәләр. Шулай ук бу көнне Туган тел көне дә билгеләп үтелә. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Читать дальше...