26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгын билгеләп үттеләр. Аны искә алалар, хөрмәт итәләр. Шулай ук бу көнне Туган тел көне дә билгеләп үтелә. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Шәһәр масштабында чара 1992 елдан бирле үткәрелә. Бүген Түбән Камада Тукай исемендәге паркта интерактив уеннар уздырылды, ә яшь тамашачы театрында шигърият бәйрәме булды.
Аннары кунаклар өчен мастер-класслар, китап ярминкәсе, күңел ачу программасы һәм укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы әзерләнгән иде.