Уфадагы концерты вакытында Марат Яруллинның башына бутылка белән сугулары турында хәбәр иткән идек.
Читать дальше...18 майда Казанның Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» спорткомплексында 2006-2011 яшьләр арасында Казан беренчелеге дә матур гына узып китте. Хис-тойгылар, көтелмәгән мизгелләрне шактый бирде яшь көрәшчеләр. Зурларныкыннан кимен куймадылар. Бер генә аерма: монда бар да ихлас, дусларча, гади, матур!
Илсөя Бәдретдинова концертларына олылар гына түгел, балалар да яратып йөри. Концерт вакытында сәхнәгә күтәрелгән балаларга Илсөя аерым игътибар күрсәтә. Концертларның берсендә сәхнәдә бер малай белән кыз күтәрелгән. Җырчы кызчык белән әңгәмә алып барган вакытта бик тә күңелле мизгел булган. Бу күренешне Илсөя Бәдретдинованың концертлар администраторы Гүзәл Карамиева күрсәтте.
Читать дальше...
Карачаево-Черкесия Республикасында туристлар белән фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Домбайда 5 яшьлек малай ата-анасы каршында һәлак булган. Аның өстенә агач ауган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумында тематик мәйданчыклар шулкадәр күп иде, хәтта кайсын сайлау да җиңел булмады... Мин исә «Россия Федерациясе һәм гарәп-мөселман дөньясы илләре арасында товар әйләнешен үстерү. Төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү» темасына барган дискуссиядә булдым.
Иран президенты Ибраһим Раиси утырган вертолет илнең төньяк-көнбатышында авариягә очраган, дип хәбәр итә дәүләт телеканалы «Press TV».
Читать дальше...
Ләйсән Гыймаева белән олы кызы Таңсылу яңа җырларын тәкъдим итә. «Бәхет ул» җырының сүзләрен Луиза Әхмәтгалиева, ә көен Вәсим Әхмәтшин язган.
Читать дальше...
Салават Фәтхетдиновның племянницасы – 2023 елның гыйнварында вафат булган туганнан туган сеңлесе Лилиянең улы өйләнгән. Бу хакта җырчы, Салават Фәтхетдиновның туганнан туганы, Лилиянең абыйсы Айдар Фәтхетдинов «Ирек мәйданы» газетасына сөйләгән.
Читать дальше...
Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр комитеты Бакалы районында булган хәл турында хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Герое, ике Батырлык ордены кавалеры Иван Жарскийның видеосы төрле каналларда таралды. Иван махсус операция зонасында «Леопард» немец танкын, Американың «Бердли» хәрби пехота машиналарын тар-мар иткән. 27 яшьлек егет видеода үзенә герой исемен «штабта һәм ашханәдә эшләгән өчен» бирүләрен тыйнак кына сөйли, әмма чынлыкта герой исемен ни өчен биргәннәрен әйтми.
Читать дальше...
Татар эстрадасында «яшь кияү» Винарис Ильегет «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «YouTube» каналында чыга торган «Ә син?» тапшыруында улы турындагы сорауга җавап бирде.
Читать дальше...
«ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан матбугаты көне белән котлады.
Читать дальше...
Уфадагы концерты вакытында Марат Яруллин көтелмәгән һәм күңелсез хәлгә юлыккан. Аның янына сәхнәгә 2 егет менә, алар нәрсәгәдер тавышлана башлый, һәм берсе, куеныннан нәрсәдер чыгарып, җырчының башына суга. Бу видеоны «Тамаша» продюсерлык үзәгенең сәхифәсендә күрсәткәннәр.
Читать дальше...Анатолий Малов Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши һәм үзенә якын булган кешеләрне табарга тели. 75 яшьлек ялгыз бабай монда Алабугадан килгән. Ул – «Өлкән кеше өчен яңа гаилә» программасында катнашырга теләк белдергән сирәк пенсионерлар арасында, чөнки андыйлар аз.
Татар эстрадасында танылып килүче җырчы Альберт Вәлиуллин чираттагы яңа җырын тәкъдим итте.
Читать дальше...
Иркутск өлкәсендә ЗАГС бинасында фаҗига була – биредә ир хатынын үтерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...
Җырчы Ришат Төхвәтуллин сторисларында нәни улы белән уйнап утырган искиткеч мөлаем видеосы белән бүлеште. Яшь әти сабыйның аякларын үбә, аны шундый яратып карый. «Көне буе күрмәсәң, ашардай буласың», – дип яза ул үзенең хисләре турында.
Читать дальше...Галимнәр чаң суга: Татарстанда «кар күгәрекләре» тарала. Ел саен бу авырудан көзге уңышның 10-20 проценты үлә. 2019 елда «кар күгәрекләре» аркасында уңышның яртысыннан артыгы һәлак булган иде. Әлеге исем гөмбә-паразитка кар астында үрчүе өчен бирелгән. Ә аның активлыгының иң югары ноктасы яз башланганда, кар эрегәндә була.