Псков өлкәсендә бер хатын-кыз йөргән ир-егетен сөяркәсе белән бер ятакта тота һәм шунда ук егетенә пычак чәнчеп үтерә. Ә ни майтарганын аңлагач, күз яшьләренә буылып, полициягә шалтырата, дип яза «Псковская лента новостей» сайты.
Читать дальше...
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамый торган дарулар исемлеге чыгарды. Исемлеккә рецептсыз сатыла торган 74 дару, шул исәптән, «Корвалол», «Кетанов», «Супрастин» һәм «Спазмалгон» кебек препаратлар да бар. Бу исемлек чыккач, аларны кабул иткән машина йөртүчеләрне автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип тә яздылар. Мәсәлән, Дәүләт думасы депутаты Ярослав Нилов, бу даруларны эчкәннән соң 1.5-2 елга йөртү хокукын алу яки 30 000 сум штраф яный, 2 тапкыр шулай эләксәң... Читать дальше...
Алтай краеның Кош-Агач районында 15әр яшьлек ике кыз авариядә һәлак булган. Якынча белешмә буенча, әлеге авариядә 2 үсмер үлгән, тагын 4 бала имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бакчасында сәнгать белгече, шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Розалина Шаһиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә татар җәмәгатьчелеге, сәнгать әһеленең якыннары, аны хөрмәт иткән һәм белгән кешеләр катнашты.
Җырчы Гөлназ Батталова америкалы Алекска кияүгә чыгып, хәзер чит илдә яши. Узган елның октябрендә яшь гаиләнең кызлары туды, аңа Эмма дип исем куштылар.
Читать дальше...
Татарстанның атказанган җырчысы Сиринә Зәйнетдинова Зифа Нагаева алып бара торган «Күзгә күз карашып» тапшыруында кунак булды. Ул анда шәхси тормышы, ире белән 10 ел аерым яшәгәннән соң кабат кушылулары турында сөйләде.
Читать дальше...
16 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 4-9 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, кайбер районнарда 0..+3˚, көндез +13..+18˚ градус.
Читать дальше...
Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылында 86 яшьлек ир-ат һәм 85 яшьлек хатын-кыз янгында һәлак булган. Бу хакта NewBash сайты яза.
Читать дальше...
Блогер Олеся Лесная җырчы Илнат Фәрхулинны «тотып алган». «Илнат Күбәләкович белән сораштыру» дип язып куйган ул җырчының «күбәләк» дип еш кабатлавына ишарәләп.
Читать дальше...15 майда Питрәч районы Күн авылында Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачевага кабер ташы куелу мәрасиме үткәрелде. Аны искә алырга Камал театры актерлары, мәрхүмәнең туганнары һәм авылдашлары җыелган иде.
Яңа гына инвалид коляскасына ни сәбәпле утыруы турында ачылып сөйләгән блогер Миләүшә Зарипова зурлап юбилеен үткәрде.
Читать дальше...
Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев үз туган көнендә әти-әнисенә багышлап җыр яздырган. Ул «Пусть меня родители услышат» дип атала. Бу җырга төшерелгән видео 300 меңнән артык карау җыйган инде.
Читать дальше...
Бакчачылар салкын аркасында әйберләрне утырмый тора. Ә Чаллыда яшәүче 30 еллык стажлы агроном Владимир Диденко, бөтен нәрсәне дә утыртырга була, дип саный. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Читать дальше...
Казанның Имәнлек урамында җәяүлеләр кичүендә 12 яшьлек кыз баланы машина бәрдергән. Әлеге фаҗигане видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бәрелгәч, бала әлеге урыннан берничә метрга очып киткән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.
Читать дальше...
Башкортстан блогеры Светана Арбуллинаның бик авыр вакыты – ул йөклелегенең бишенче аенда карындагы баласын югалткан. Светлана социаль челтәрләргә хастаханәдән видеолар куйды. Авыр вакыйганың нечкәлекләрен Телеграм-каналында сөйләде.
Читать дальше...Соңгы елларда полилингвизм һәм милли үзенчәлекне саклау көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Татарстан дәүләт телләрен, шул исәптән, татар телен өйрәнүгә министрлык вәкилләре, җитәкчеләрнең карашы нинди? «Интертат» хәбәрчесе КФУда министрлык вәкилләренең татар телен өйрәнүләрен күзәтеп кайтты.