Бетте дигәч, ачып куйдылар
Беренче көнне ярышлар Идел буе спорт академиясе бинасында башланып китә. Урын җитмәү кебек уңайсызлыклар булып алган, әлбәттә. Тик андый гаепне генә кичереп була. Чөнки 8е көнне «Ак Барс» көрәш сараенда узган финал ярышлары матур булды. Оештыру ягыннан да, көрәш ягыннан да.
Миңа бер нәрсә сәер булып тоелды шулай да: нигә ачылу тантанасын инде көн ярым көрәшеп, ябылыр вакыт җиткәч кенә үткәрделәр ул? Финал ярышлары алдыннан гына ачылу дигән нәрсә дөрес түгелдер инде... Читать дальше...