Быел күп функцияле үзәкләрдә биометрик чит ил паспортлары бирә башлаячаклар
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда «Минем документлар» офисларында QR-код буенча түләүләр кабул итә, шулай ук биометрик чит ил паспортлары бирә башлаячаклар. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Россия икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев аңлатканча, әлегә Липецк өлкәсендә яшәүчеләр генә QR-код ярдәмендә дәүләт пошлинасы түли ала. Әмма ел дәвамында барлык россиялеләр дә шундый мөмкинлектән файдалана алачак. «Әлеге яңалыкның асылы шунда ки, гражданин, „Минем документлар“ үзәгенә килгәч, түләү өчен QR-кодлы квитанция ала.