Татар-башкорт җыры арасындагы күпер: Казанда «Идел» ХV фестиваленең гала-концерты узды
Кичә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-бәйгесе лауреатларының гала-концерты узды. Фестиваль быел 15 еллык юбилеен билгеләп үтә, шул уңайдан концертка төрле елларда фестивальдә аерым номинацияләрдә җиңү яулаган катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Концертта танылган татар һәм башкорт җырчылары – Алмас Хөсәенов, Динә Хәбибуллина, Руслан Габбасов, Элина Сафина, Энҗе Әхмәтҗанова һәм башкалар чыгыш ясады.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Татарстан һәм Башкортостан ике тугандаш республика, безне ныклы җепләр бәйли»
Чарада катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
«Идел» татар-башкорт җыр фестивале исеме җисеменә туры килә торган, халыкчан проект. Ул тиз арада халык күңеленә үтеп керә алды. Идел-ана елгасы үз тирәсенә инеш, чишмәләрне, башка кечкенә елгаларны туплаган кебек үк, әлеге фестиваль дә Татарстан һәм Башкортостанның яшь, сәләтле башкаручыларын гына түгел, безнең халкыбыз яшәгән ике тугандаш республиканы берләштерә. Биредә яшь башкаручылар татар һәм башкорт җырын иң мәртәбәле залларында халкыбызга тәкъдим итә. Бүгенге көндә әлеге фестиваль аерым, тулы бер хәрәкәт. Аның мәгънәсе бик тирән, Татарстан һәм Башкортостан ике тугандаш республика һәм безне үзебез генә тоемлаган ныклы җепләр бәйли. Биредә катнашкан яшь талантларыбыз әлеге мәйдан эчендә генә калмый, «Идел» фестивале аларны дөнья күләм танытучы, татар һәм башкорт җырын киң җәмәгатьчелеккә чыгаручы мәйдан», – диде ул.
Ул әлеге фестивальне оештырырга ярдәм күрсәтүе, проектны хуплавы өчен Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шулай ук Данис Шакиров әлеге бәйгенең идея авторы һәм оештыручысы Лилия Бадамшинага рәхмәт белдерде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Фестиваль татар халык җыры, башкорт халык җыры, татар эстрада җыры, башкорт эстрада җыры, балалар җырлый, академик җырлау һәм ансамбль номинацияләрендә үткәрелә. Бәйгенең хөкемдарлары булып Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, профессорлар, музыка белгечләре тора. Алар арасында Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов та бар.
«Оештыручылар әлеге фестивальның идеясе белән уртаклашкач, мин аны шунда ук хуплап алган идем, чөнки бу татар-башкорт мәдәниятен берләштерә торган бәйге. Гадәттә бәйгеләр бит яки Татарстанда, яки Башкортостанда гына була. Ә бу ике республиканы берләштерүче бердән-бер бәйге. Безнең мондый башлангычлар бик күп булды, 15 ел дәверендә эшләп бетерә алырбызмы дигән шигем дә бар иде. Димәк әлеге бәйге кирәк, димәк бәйгене оештыручылар дөрес юнәлеш алып, хезмәтләрен кызганмыйча эшли. «Идел» балалардан башлап олыларга кадәр татар-башкорт мәдәниятенә бик күп шәхесләрне китергән бәйге. 15 ел соңгы юбилей булмасын, алга таба 20, 30 еллык бәйрәмнәрдә дә очрашырга язсын», – дип уртаклашты җырчы фикерләре белән.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Кичәнең махсус кунаклары Солтан Ибраһимов һәм Чжан Дунюнь булды. Солтан – танылган җырчы, Россиянең халык артисты, күп еллар фестивальнең жюри рәисе булган Ренат Ибраһимовның улы. Чжан Дунюнь – Казан дәүләт консерваториясе студенты, ул концертта «Җәлил» операсыннан Җәлил ариясын («Сау бул Казан») башкарды.
Солтан Ибраһимов исә тамашачыларга «Ай, былбылым» татар халык җырын бүләк итте.
«Мин Казанга һәрвакыт бик шатланып, җылы хисләр белән кайтам. Монда мине җылы кабул итәләр, халык яратуын сизәм», – дип уртаклашты ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Бәйге профессиональ яктан бик күп мөмкинлекләр бирә»
Җырчы Илдар Насыйров «Идел» фестивалендә ике тапкыр катнашкан. Беренче тапкырда «Халык мәхәббәте» номинациясенә лаек булса, икенче тапкыр катнашып, җиңүче исемен яулаган. «Бәйге профессиональ яктан бик күп мөмкинлекләр бирә», – дип искәртеп узды ул.
«Мин Ульяновск шәһәреннән. Әлеге фестивальдә беренче тапкыр 2018 елда катнаштым. 2021 елларда «Бөркет турында баллада» композициясен башкарып, беренче урынга лаек булган идем. Әлеге бәйге бик ошый, бер генә фестивальдә дә мондый мөмкинчелекләр юк, концертларда халык бик җылы кабул итә. Җырчылар һәрвакыт үсештә булырга тиеш дип уйлыйм, әлеге бәйге исә профессиональ яктан бик күп мөмкинлекләр бирә. Үз-үзеңне яңа яктан ачасың, халык җылысын тоеп, барлык дулкынланулар үзеннән-үзе югала», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Оештыручылар хәбәр итүенчә, киләсе елда фестивальдә катнашу өчен гаризалар кабул итү инде башлаган. Гаризаны үз юлын музыка белән бәйләгән һәркем җибәрә ала. Бәйрәм концертын алып баручы, оештыручы Галия Вахитова әлеге бәйгенең тулаем бушлай булуын да искәртеп узды.
«Һәр ел яңа катнашучылар килә, фестиваль елдан-ел үсә, бу күзгә күренеп тора. Фестивальдә катнашучылар киләсе елларда кунак буларак катнашалар, кемнәрдер жюри әгъзалары булып китте. Биредә аерым бердәмлек бар, оештыручылар барысын да туплап, әлеге гаиләне үстерә генә бара. Быел бәйге булмады, без узган елларда җиңүчеләрне бер сәхнәгә туплап, гала-концерт оештырырга булдык. Киләсе елга исә бәйге инде игълан ителде, барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Канат ныгыту, сәхнәдә беренче адымнар ясау өчен, менә дигән мөмкинлек. Шуны да искәртеп узарга кирәк, әлеге бәйге тулаем бушлай», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров