Язгы хезмәт базары: Татарстанда кайсы өлкәләрдә кадрлар җитми һәм кайда күпме түлиләр?
Быел язын Татарстанда кадрларга иң зур ихтыяҗ төзелеш һәм сәнәгать өлкәсендә күзәтелә. Бу тармакта эшчеләргә 100–122 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Бүгенге көндә кайсы өлкәләрдә эшчеләр җитми һәм кайда иң югары хезмәт хакы түлиләр – «Татар-информ» күзәтүендә.
Татарстанда эшсезләрнең яртысыннан күбрәге – югары белемле кешеләр
ТР Мәшгульлек үзәге мәгълүматларына караганда, 2026 елның беренче айларында республика хезмәт базарында эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе һәм кадрларга югары ихтыяҗ күзәтелә.
«Ел башыннан бирле мәшгульлек хезмәтенә эш табуда ярдәм сорап 3,6 мең кеше мөрәҗәгать итте. 1,3 мең кеше яки мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми санының 37 проценты уңышлы эшкә урнашты. Март башына республикада 3 716 эшсез кеше бар иде. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,18 процент тәшкил итә – бу иң түбән күрсәткечләрнең берсе», - дип хәбәр иттеләр ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.
Татарстандагы эшсез кешеләрнең күбесе – югары белемле хатын-кызлар (67 процент) һәм пенсия алды яшендәге кешеләр. Мәшгульлек үзәгенең клиентларының иң зур өлеше – үз теләге белән эштән киткән кешеләр (62 процент) һәм эшендә кыскартылган хезмәткәрләр (15 процент).
«Эшсезләрнең яртысыннан күбрәге – югары белемле кешеләр (52 процент). Эшсез кешеләрнең 32 проценты урта һөнәри белемгә ия. Эшсезләрнең 36 процентын 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итә. 16–29 яшьлек кешеләр нибары 7 процент», – дип билгеләп үттеләр ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.
Эшсез кешеләрнең өчтән бер өлеше (32 процент) – эш табуда кыенлыклар кичерүче кешеләр. Инвалидлар 6 процент тәшкил итә. Бер елдан артык вакытка эштән туктап торган кешеләр саны – 7 процент.
Эшче кулларга ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Һәр эшсезгә 14 эш урыны туры килә
Республикада эшсезлек дәрәҗәсе түбән булса, эшче кулларга ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары булып кала. «Россиядә эш» бердәм платформасында 52,4 мең вакансия урнаштырылган. Бер эшсез кешегә 14 буш эш урыны туры килә.
«Кадрларга иң зур ихтыяҗ төзелеш өлкәсендә. Бу тармакта 30,7 мең эш урыны тәкъдим ителә. Бу республикадагы вакансияләрнең гомуми санының 59 проценты. 8,4 мең вакансия (16 процент) сәнгать өлкәсендә. Шулай ук иң кирәкле һөнәрләр өчлегенә мәгариф һәм фән өлкәсе керә, анда 3 мең (6 процент) белгеч таләп ителә», – дип хәбәр иттеләр ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.
Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 2 мең вакансия (4 процент), ә транспорт тармагында 1,5 мең вакансия (3 процент) тәкъдим ителә. Иң югары хезмәт хакы сәнәгать һәм төзелеш өлкәсендә.
Сәнәгать тармагында иң кирәкле һөнәрләр – токарьлар һәм җиһаз көйләүчеләр. Аларга эш бирүчеләр аена 91–92 мең сум түләргә әзер. Станок операторларына аена 85,9 мең сум, фрезеровщикларга 81,9 мең сум, электромонтерларга 81,4 мең сум тәкъдим итәләр.
Республика төзелешләрендә монтажчылар һәм электрогазосварщиклар (92,9 мең сумга кадәр хезмәт хакы), инженерлар (89,8 мең сум хезмәт хакы) һәм изоляцияләүчеләр (85 мең сум хезмәт хакы) кирәк.
Транспорт өлкәсендә электриклар (82,5 мең сум хезмәт хакы) һәм шофер (80 мең сум хезмәт хакы) җитми.
Бюджет өлкәсендә табибларга (91 мең сум) һәм педагогларга (50,5 мең сум), шулай ук кече медицина персоналына (38,9 мең сумнан башлап) ихтыяҗ зур.
hh.ru сайтында иң югары хезмәт хакы тәкъдим итүче биш вакансия:
- Операцион директор: айлык хезмәт хакы – салымнар түләнгәнче 1 000 000 сумнан башлап
- Стоматолог-ортопед: айлык хезмәт хакы – 870 000 сумнан башлап
- Математика укытучысы: айлык хезмәт хакы – салымнар түләнгәнче 750 000 сумнан башлап
- Онлайн-агентлыкта күчемсез милек сатучы агент: айлык хезмәт хакы – салымнар түләнгәнче 600 000 сумнан башлап
- Бизнесны үстерү буенча партнер / Инвестицияләр буенча консультант: айлык хезмәт хакы – салымнар түләнгәнче 500 000 сумнан башлап.
Наталья Рыбакова, «Татар-информ»