Зөя күперендә ташу суы китте
Татарстанда Зөя елгасы аша салынган күпердә ташу суы китте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, күпер Буа районының Килдураз торак пунктында урнашкан.
Хәзерге вакытта республикада 2 тәбәнәк күпер һәм таш түшәлмәгән 2 юл су астында кала.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Татарстан елгаларында суның биеклеге кими. Нократ елгасы гына искәрмә булып тора, анда соңгы тәүлектә су 28 сантиметрга кадәр күтәрелгән.