Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда Габдулла Тукай китаплары иң күп данә исәпләнгән районнар билгеле

Татарстан Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда бөтенроссия конференциясе кысаларында оештырылган экспертлар сессиясе эшендә «Габдулла Тукай мирасын саклау һәм популярлаштыру үзәкләре буларак Татарстан китапханәләре» темасына чыгыш ясады.

«Тукай китапларының, ягъни Тукай авторлыгында 1907 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр Казандагы, Россия шәһәрләрендәге, чит илләрдәге нәшрият-матбагаларда дөнья күргән басмаларның саны 400 гә якын. Бу китапларның 219ы – татар телендә, 86сы – рус телендә, башка телләрдә һәм катнаш телләрдә басылганнары –78. Басмаларның гомуми тиражын белү хәзергә мөмкин булмады, әмма киләчәктә моны да ачыклау, һичьюгы, якынча билгеләү ниятебез бар», – ди Ирек Һадиев.

Ул Тукайның бай мирасы Татарстан китапханәләрендә нинди күләмдә булуы, китап укучылар тарафыннан алар ни дәрәҗәдә соралуы, китапханәчеләр моның өчен нинди чаралар күрүе турында сораштыру-тикшеренү үткәргәннәрен әйтте.

Республикада гомум файдаланудагы китапханәләр – 1499, шуларның дүртесе республикакүләм дәүләт китапханәләре санала, калганнары район, авыл җирлекләрендәге китапханәләр.

Ирек Һадиев докладыннан аңлашылганча, тупланган мәгълүматларга караганда, барлык китапханәләрнең фондларында хәзерге вакытта төрле исемдәге 78474 данә Тукай китаплары саклана. Иң күп китап Кайбычта –анда район китапханәләрендә 5230 данә китап исәпләнә, Арча районында – 5054, Кукмарада – 4235 һәм Казан шәһәрендәге муниципаль китапханәләрдә – 4815 данә Тукай китаплары бар, болар – арада иң зур саннар.

«80 меңгә якын басманың 60 меңләбе – татар телендә, 16 меңе – рус телендә һәм 3 меңгә якыны – башка телләрдә яки катнаш телләрдә», – ди Ирек Һадиев.

Китапханәләрдәге барлык Тукай китапларының 4 меңе – балалар өчен махсус нәшер ителгән басамалар. Аларның иң күбе Кукмара районы китапханәләрендә – 3054 данә. Тукайның балалар өчен язылган китапларыннан иң еш сорала торганнары, мисал өчен, «Сабыйга», «Шүрәле», «Су анасы» һәм әдипнең башка әкият җыентыклары, рус телендәге «Коза и Баран», «Забавный ученик» китаплары. Олылар исә шагыйрьнең 1985-1986 елларда чыккан биштомлыгын һәм 2011-2016 елларда нәшер ителгән алтытомыгын, шулай ук «Актык тамчы яшь» (2013), «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре (2021) җыентыкларын ешрак алып укый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus