Дары заводындагы янгыда зыян күрүчеләрнең берсе – авыр хәлдә
«Татар-информ»га билгеле булганча, Казан дары заводындагы янгында зыян күргән хатын-кыз – авыр хәлдә.
Казан дары заводында янгын чыккан. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аның техноген сәбәпләре бар, ә көчле тавыш басымны төшерү системасының эшләве аркасында килеп чыккан.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, зыян күргән ике кеше хастаханәгә озатылган.