Казанда «Елмай» паркында гаилә фестивале узачак
«Елмай» Казан паркында 1–3 май көннәрендә «Елмай» гаилә фестивале уздырыла. Казан халкы һәм кунаклары өчен концерт программасы, спорт уеннары, мастер-класслар, ярминкә һәм балалар өчен төрле чаралар әзерләнгән. Парк сәхнәсендә Казан балалар ансамбльләре һәм иҗат төркемнәре чыгыш ясаячак.
Әлеге чара кысаларында 2 майда «Бәләкәч-фест» дип аталган балалар арбасы фестивале була. Бәйрәмдә ата-аналарга алты номинациянең берсе буенча баласына кием әзерләп, сиртмәле арбаны үз теләге буенча бизәп катнашырга тәкъдим итәләр, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Фестивальне Мәдәният идарәсе, Физика тәрбия һәм спорт комитеты, Мәгариф идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.