Татар теле сандугачсыз калган
Кара савыты. Күпме истәлек,
Күпме хәтер синдә саклана!
Тугры бакыр эт саклый аны,
Мәңгелеккә киткән хуҗасын сагына.
Бу савыттан алган кара белән
Нинди матур юллар язылган!
Татар халкы шагыйренең бөеклеген олылап,
Кешеләр өчен кыйммәтле хәзинә булып калган.
Шүрәлеләр кая? Су анасы? Кисек башлар?
Пар атлар да чапмый, сөйләшми күбәләк...
Моңлы татар теле сандугачсыз калган.
Нәрсә эшлик? Уйлыйк бергәләп…
Яшел Үзәннән Регина Хәмидуллина