Казан дары заводындагы янгыннан соң ике кеше хастаханәгә озатылган
Казан дары заводындагы янгыннан соң ике кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Төрле дәрәҗәдәге зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсенә һәм Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатылды», - дип сөйләделәр ведомствода.
Урында 2 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 1 һәлакәт медицинасы бригадасы эшли.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Казан дары заводында янгын чыккан. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аның техноген сәбәпләре бар, ә көчле тавыш басымны төшерү системасының эшләве аркасында килеп чыккан.