Яр Чаллыда янгында ике кеше зыян күргән
Яр Чаллыда торак йортның соңгы катында фатир янган. Янгын вакытында 55 яшьлек хатын-кыз һәм 47 яшьлек ир-ат зыян күргән.
«Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ут балкондагы һәм бүлмәдәге әйберләрне һәм җиһазларны колачлаган.Янгын сүндерүчеләр билгеләгәнчә, янгын мәйданы 14 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге ачыклаячак.