Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ркаил Зәйдулла: Без һәйкәлгә табынмыйбыз, ә Тукайның иҗатына табынабыз

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 139 еллыгын уздыруга багышланган матбугат очрашуында шигърият бәйрәменең яңа Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы янына күчүе турында фикерен әйтте.

«Шигърият бәйрәменең урынын алмаштыруга килгәндә күп сөйләделәр. «2021 елда Кырлайда үткәрмәкче иделәр, без, җәмәгатьчелек, җиңеп чыктык», – дип язды җиңеп чыгарга яратучылар. Ләкин җәмәгатьчелек ул – бер, ике, өч кеше генә түгел, җәмәгатьчелек ул – без, язучылар, каләм әһелләре, әдәбиятны сөючеләр. Элеккеге урынга карата «намоленное место» дигән русча гыйбарә кулланучылар да булды. Ләкин һәйкәл булган җир – дога кылынган җир дигән сүз түгел. Без һәйкәлгә табынмыйбыз, без Тукайның иҗатына табынабыз», – диде ул.

Өлкән яшьтәге кеше буларак ул үзенең дә бәйрәмнең бер җирдән икенче җиргә күчеп йөрү яклы булмавын, әмма моның өчен җитди сәбәпләр булуын белдерде.

«Мин үзем дә консерватор, өлкән яшьтәге кеше буларак бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү яклы түгел. Әмма монда бик җитди сәбәпләр дә бар: беренчесе – безнең гореф-гадәтләр буенча, йорт салынып чыккач, туганнарны-кардәшләрне җыю гадәте бар, бу – шушы йортка игътибар да, икенчесе – иминлек мәсьәләсе, өченчесе –телевидениега зур җиһазларны бер җирдән икенче җиргә күчереп йөрү кыен, аны җыю өчен шактый вакыт китәчәк, аннары шигърият бәйрәме бөтенләй кичке якка күчәргә мөмкин. Болар – ваграк сәбәпләр, әмма төп сәбәп –беренчесе», – ди ул.

Шулай ук Язучылар берлеге рәисе шигърият бәйрәменең быел яңа Камал театры янында узуы киләсе елны да анда узуын аңлатмавына игътибар итте.

«Аннан соң шигърият җыены һәр вакытта, һәр елны анда үткәрелер дип уйламыйм. Казансу янындагы китапханә алдында мәйдан бар, әгәр дә анда туган тел һәйкәле төзелсә, анда үткәрергә мөмкин була. Шигърият бәйрәмен Кырлайда үткәрү мәсьәләсе дә Кырлайның инфраструктурасын әйбәтләндерү максатыннан эшләнгән иде. Һәм инфраструктурага игътибар итүнең нәтиҗәсе бар, тиздән анда шагыйрьләр бакчасы булачак. Шуңа күрә бернәрсә дә уйланмыйча эшләнми, тәнкыйтьләгәнче һәрбер яңалыктан мәгънә эзләргә кирәк», – дип искәртте Ркаил Зәйдулла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus