Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Диния нәзарәте 2024 елны «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» дип игълан итте

2024 елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы дип игълан итәргә карар итте. Бүген узган Дума пленумында катнашучылар ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдимен хупладылар, дип хәбәр итә республика мөфтиятенең матбугат хезмәте.

«Россиядә Гаилә елы игълан ителде, ә безнең казыйларыбыз гаилә кыйммәтләрен саклау буенча зур эш башкара. Бу эшне көчәйтергә һәм аңа барлык мөхтәсибләрне һәм имамнарны җәлеп итәргә кирәк. Шул ук вакытта мөфтият өчен хәләл яшәү рәвешен тарату мәсьәләсе дә бик мөһим булып кала. Безнең республика мөселманнар өчен уңайлы төбәк булырга тиеш», — дип ассызыклады үз чыгышында Татарстан мөфтие.

«Halal Life style үз эченә бик киң мәгънәне ала: ул – инфраструктураны да, ислам финансларын да, мөселман базары үсешен дә, гаилә һәм әхлак мәсьәләләрен дә күздә тота. Гаилә – мөселман өчен хәләл, гаиләне ул хәләл акчалар һәм хәләл ризык белән тәэмин итәргә, балаларына тиешле хәләл тәрбия бирергә, гаиләсен хәләл яшәү рәвешендә яшәргә өйрәтергә тиеш», – дип аңлатты мөфти.

Камил Сәмигуллин Нalal Life style концепциясен үстерүне, гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне һәм мигрантлар белән эшләүне атады һәм барлык мөхтәсибләрне һәм нәзарәтнең оешма җитәкчеләрен шушы өлкәләргә игътибар биреп эшләргә чакырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus