КАМАЗ пилотсыз йөк машиналары 732 мең кубометр йөк ташыган
М-11 «Нева» трассасында һәм Үзәк боҗра автомобиль юлында (ЦКАД) сынауларда катнашучы КАМАЗ пилотсыз йөк машиналары якынча 732 мең кубометр йөк ташыган. Бу хакта «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында хәбәр итте.
Чемезов сүзләренчә, сынау үткәрү вакытында бер авария очрагы да теркәлмәгән. РФ Президенты сынау нәтиҗәләре белән таныш булуын билгеләп үтте.
Очрашу материалларыннан күренгәнчә, 2023 елдан бирле КАМАЗның пилотсыз йөк машиналары М-11 һәм Үзәк боҗра автомобиль трассалары буйлап якынча 6 миллион километр юл үткән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2035 елга Россиянең пилотсыз йөк машиналары паркы 57 мең берәмлеккә кадәр артырга мөмкин. 2026 ел башына Россия трассаларында 95тән артык автоном йөк машинасы йөргән, алар барлыгы 14,5 миллион километрдан артык юлны авариясез үткән. 2035 елга йөк ташу базарында автоматлаштырылган транспорт өлеше 18,8 процент булыр, дип көтелә.