Казанның Идел буе районында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак
Казанның Идел буе районындагы берничә йортта суны сүндерү көтелә. Бу хакта «Водоканал» предприятиесе хәбәр итте.
Суны сүндерүнең сәбәбе – Көньяк Сәнәгать урамындагы объектның яңа төзелгән суүткәргечен челтәргә тоташтыру эшләрен башкару.
15 майның 09:00 сәгатеннән 16 майның 09:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адресларда су булмаячак:
- Алебастровая урамы, 13, 13 корп.1, 2;
- Көньяк Сәнәгать урамы, 7, 7/1, 7/2, 10, 10 корп.3, 10а, 10в, 10г, 10д, 10е, 10 лит.А, 11, 11 корп.1, 13, 15, 15 корп.1;
- Аркылы Отар урамы, 9, 69, 100, 100 корп.1, 3.
10 административ бина сусыз калачак.
Халыкны су белән тәэмин итү өчен автоцистерналар китерү оештырылачак. Су китерү өчен авария-диспетчерлык хезмәте телефонына (231-62-60) мөрәҗәгать итәргә була.