Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар китап нәшрияты Муса Җәлилнең 120 еллыгына алты яңа басма тәкъдим итте

Татар китап нәшрияты һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе герой-шагыйрь, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган басмалар сериясен әзерләде.

Презентациянең төп китабы «Муса Җәлил – Муса Джалиль» фотоальбомы булды. Бу – фотосурәтләр һәм документлар җыентыгы. Басманың тиражы – 4 000 нөсхә.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Презентациядә шулай ук «Җәлил» китабы тәкъдим ителде. Басма Мусаның балачагыннан алып каһарманнарча һәлак булган көненә кадәр тормыш юлы турында сөйли. Китапта шулай ук Җәлилнең тормышы турында аз билгеле фактлар да бар.

Ике томда вокал һәм хор башкаруы өчен Муса Җәлил сүзләренә язылган «Алтын кояш нурларында» ноталар җыентыгы дөнья күрде. Җыентыкның гомуми тиражы – 2 200 нөсхә.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Кечкенә дуслар» балалар шигырьләре җыентыгына Җәлилнең иң популяр шигырьләре кергән. Җыентыкның тиражы – 1 500 нөсхә.

Шулай ук 2 000 нөсхә тираж белән «Сандугач һәм Чишмә» балладасы чыкты. Китап Тавил Хаҗиәхмәтов иллюстрацияләре белән бизәлгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus