Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Изге Болгар җыенында кече манарада тәүбә мәрасиме узачак

Быел Изге Болгар җыены 17 майда узачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов кече манарада тәүбә мәрасиме узачагын әйтте.

«Сәгать 9.30 да шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинов җитәкчелегендә кече манара янында тәүбә мәрасимендә катнашачакбыз», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Изге Болгар җыенына багышланган матбугат очрашуында.

«922 елда Идел Болгарстаны дәүләтендә яшәгән борынгы әби-бабаларыбыз үз ихтыярлары белән бер мәҗбүрисез ислам динен рәсми рәвештә кабул иткәннәр. Үзләренең яшәешен ислам дине белән бәйләгәннәр. Коммунизм һәм атезим чорында да халкыбыз Болгар шәһәренә барып, Рәбига күлендә тәһарәт алып, Габдрахман коесы су эчеп, шунда җыелышканнар. Шушы изге урын динебез саклануга сәбәпче булды. Без дә, әти-әниләребез дә шунда барып, зыярат кыла идек», – диде Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Ул кече манара каршында мөфтиләр, казыйлар, имам-мөхтәсибләр, барлык халык белән тәүбә мәрасименең әһәмияте зур булуын билгеләп узды. Илфар хәзрәт әйтүенчә, кылган гөнаһлар өчен бәлаләр килсә дә, кылган тәүбә белән гөнаһлар китеп, ул бәладән котылу юлы булып тора.

«Тынычлыгыбызны саклап, махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә җиңү, сәламәтлек теләп, Аллаһ аларны дошман коралларыннан саклап, исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, дип дога кылачакбыз. Җаннарын тәслим кылган, шәһит булып киткән егетләрне искә төшереп, рухлары шат булсын дип, Ватаныбызга җиңү теләп, бергәләп дога кылабыз. Рухи бердәмлеккә ирешергә тырышачакбыз», – дип белдерде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

Аннары Хан мәчетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәртәбәле кунаклар катнашында өйлә намазы укылачак.

Илфар хәзрәт, шулай ук, җыенда чалма үрү, мөслимәләргә яулык бәйләү буенча мастер-класслар да булачагын әйтте. «Абыстайлар хәзинәсе» ярминкәсендә остабикәләр үз куллары белән эшләгән эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus