Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча IX республика турниры узачак
10 май көнне Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча IX республика турниры узачак. Турнирда 2010-2011, 2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр бил алышуы көтелә.
- Узган ел турнирда 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр бил алышкан иде. Бәйгедә Татарстан, Башкортостан һәм Марий Эл Республикасыннан 191 көрәшче катнашты.