Татарстан халкына көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерделәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда яшәүчеләргә начар һава торышы көтелү сәбәпле, куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. 8 майда Татарстанда һәм Казанда көндез яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына качмаска киңәш итә.
«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны - 112», - диелә хәбәрдә.