Татарстанда помидорның килограммы 100 сумнан артып киткән. Бер атна эчендә аның бәясе 12 процентка диярлек кыйбатланган. Бу — Татарстан статистикасыннан күренә.
Башка продуктларга бәя арту алай сизелерлек түгел. Мәсәлән, тавык йомыркалары — 2,72 процентка (дистәсе 72,76 сумга кадәр), вермишель — 2,32 процентка (килограммы 66,61 сумга кадәр), тавык ите — 1,87 процентка (бот итеннән тыш) кыйммәтләнгән. Банан (122,15 сумга кадәр) һәм бодай оны (38,85 сумга кадәр) 1 проценттан артыграк арткан.
Яшелчәләрнең бер өлеше әле дә арзаная бара. Әйтик, бер атна эчендә кишергә бәяләр 4,84 процентка яки 31,01 сумга кадәр, чөгендергә 3,26 процентка яки 29,52 сумга кадәр төшкән.