17 майда Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәптә Соңгы кыңгырау яңгырады. Мәктәпне 21 укучы тәмамлый. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Элеккеге мәктәп укучыларын яңа, олы тормыш этабы белән мәгариф учреждениесе директоры Роза Шакирова, беренче директор Лемма Гирфанова, Мәскәү шәһәре Ветераннар советы рәисе киңәшчесе генерал-полковник Рәсим Акчурин котлады.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән Луиза Салихова чыгарылыш укучыларына теләкләр һәм педагогларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Мәскәүнең Җәлил исемендәге мәктәбе 1997 елдан бирле эшли. Анда 32 милләт балалары укый, 4 музей («Дөнья мәдәнияте галереясе», «Разведка легендалары», «Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше», «Мәктәп тарихы»), «Җәлилчеләр» балалар иҗтимагый берләшмәсе эшли. Бу башкалада татар теле дәресләре алып бара торган мәгариф учреждениеләренең берсе.
Әлеге мәктәп укучылары Казанда татар теле буенча олимпиадаларда даими рәвештә беренче урыннарны ала.