(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 13 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Екатеринбург шәһәренең «Халыклар дуслыгы» скверында (Космонавтлар проспекты һәм Фронт бригадалары урамы чаты) татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тантанага Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Екатеринбург шәһәре мэры Алексей Орлов, чит илләрнең Екатеринбургтагы генераль консуллары һ.б. чакырылган. Һәйкәл кою һәм аны куелачак урынга китерү чыгымнарын – Татарстан Республикасы, урнаштыру һәм территорияне тәртипкә китерү чыгымнарын «Урал татарлары» Свердловск өлкә халыклар дуслыгын үстерү иҗтимагый оешмасы үз өстенә алган. Бюстның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган скульптор, Санкт-Петербург заманча сәнгатенең иң актив вәкилләреннән берсе Винера Абдуллина. Бу көнне шулай ук 13.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Урал дәүләт икътисад университеты бинасында (адресы: 8 Март урамы, 62) Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Урал татарларының өлеше» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрергә ниятлиләр. 16.00 сәгатьтә «Щелкунчик» балеты театрында (адресы: 8 Март урамы, 104) М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры Муса Җәлил иҗатына багышлап әзерләгән «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дигән театральләштерелгән концерт күрсәтеләчәк.