Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Бу юлы очрашу «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Наил Мәһдиев хәрби бурычларын лаеклы үтәүче якташларына рәхмәт әйтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Читать дальше...
Киләсе атнада, 15 апрельдә, Казан мэриясе татар теле укытучылары өчен быел икенче семинар үткәрәчәк. Анда татар теленә өйрәтү методикасы, шулай ук 27 китап һәм 170 тән артык фәнни хезмәт авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанның Мәҗитов исемендәге музеенда «Шигърият һәм проза. 1980-1990 елларда Татарстан» фотокүргәзмәсе ачылды. Эшләр авторлары - Татарстан фотографлары Рамил Гали һәм Евгений Канаев, алар быел сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә номинацияләнә.
Читать дальше...
2024 елда «Работа России. Время возможностей» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе ике этапта узачак. 12 апрельдә төбәк этабы була, ә 28 июньдә федераль этап узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Читать дальше...
10 апрельдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә гает уңаеннан «Рухи моң» дини концерты һәм аның кысаларында «Татар азаны мәктәбе» тарафыннан оештырылган «Татар азаны. Балалар» бәйгесенең суперфиналы үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанда икътисадны һәм халыкның керемнәрен үстерүнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы эшләнде. Аның турында республика икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты белән комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында сөйләде.
Читать дальше...
Леопард Бриксик Казанда БРИКС Уеннарының талисманы булачак. Бу хакта Мәскәүдә «Без бергә. Спорт» форумында Татарстан Спорт министрлыгы җитәкчесе Владимир Леонов сөйләде.
Читать дальше...
2019 елдан 2023 елга кадәрге чорда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда 35 мең граждан укулар узды. Шул исәптән, узган елда 8,3 мең кеше яңа һөнәр үзләштергән. Быел программага нинди үзгәрешләр кертелүе турында бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Читать дальше...
Татарстанда хезмәткә сәләтле яшьтәге 107 мең инвалид яши, аларның 30 проценттан артыгының эше бар. Илдә инвалидларның мәшгульлеге уртача 28 процент чамасы тәшкил итә. Бу хакта бүген «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Читать дальше...
«Татфондбанк» ГАҖ кредиторлары белән исәп-хисапларга тагын 950,2 млн сум юнәлдереләчәк. Түләүләр 19 апрельдән бирелә башлый. Бу турыда Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанда БРИКС Уеннарында берләшмәнең барлык илләре спортчылары катнашырга җыена. Гомумән алганда, 50 дәүләт вәкилләренең катнашуы көтелә, дип сөйләде «Без бергә. Спорт» форумында Россия Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин.
Читать дальше...
Биектау районы Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее ачылачак. Музей-остаханәнең җитәкчесе Суфия Хәйбрахманова һәм Ямаширмә чигү цехы мастеры Радания Гарәфиева «Татар-информ»га экскурсия үткәрде, әлеге остаханә белән таныштырды. Музей-остаханә Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме белән тормышка ашырылган.
Читать дальше...
Россиядә балалы гаиләләр өчен ана капиталын файдалану мөмкинлекләре киңәйтелгән. Хәзер гражданнар акчаны төзелеш тукталган йортларны, яки таунхаусларны реконструкцияләүгә тота алачак. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Читать дальше...
«Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова Борис Вайнер аның иҗади язмышында остаз буларак әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда әйтте.
Читать дальше...Мәсәлән, элекке хатынын каты итеп кыйнаган "Вагнер" сугышчысына аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зарар китерү турында җинаять эше ачылган булган, әмма ул мәхкәмәгә "Бахмутны алган өчен" дигән медаль китергән һәм биш мең сум штраф кына салганнар.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге эшче төркем Оренбург өлкәсендә. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...В этом году работники «Татнефти» нурлатской территории представили номера во всех номинациях конкурса.
Омск өлкәсендә «Туган як» төбәк конкурсына гаризалар кабул ителә. Бу хакта Омск татарларының «ВКонтакте» сәхифәсендә әйтелә.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкиле Рамил Төхвәтуллин алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселев яза.
Читать дальше...
Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрүе көтелә. Иртәгә республикада бераз яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метр булган җил фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә.
Читать дальше...Всем известно, что учтивая манера вести разговор и вежливое поведение способствует личному успеху во всех начинаниях.
Средний размер пенсии по республике составляет 20,6 тыс. рублей.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цзилинь провинциясе губернаторы Ху Юйтин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...На совещании были рассмотрены общественные территории, подлежащие озеленению.
Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр 2024 елның 19 маена кадәр кабул ителә.
Читать дальше...