Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда үзешчән сәнгать коллективлары смотрының йомгаклау концерты узды. 3 сәгать дәвам иткән концертта тамашачы рәхәтләнеп ял итте, татар милли мәдәнияте белән бергә мари, чуваш, рус халыкларының сәнгать үрнәкләре белән танышты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Читать дальше...
Татарстан Республикасының Даими вәкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең «Piter.татар» мәгълүмат порталы журналисты, татар журналистлары клубы әгъзасы Зәрия Хәсәнова белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
10 апрельдә Барнаул шәһәренең 37нче китапханәсендә «Алтай татарлары: үткәне һәм хәзергесе « мәдәни-мәгариф очрашуы узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңартылган «Казан басмасы»н бушлай таратуны дәвам итә. Бүген, Шәүвәл аеның 3нче көнендә (12нче апрельдә), яңа Мүсхәф Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составына керүче «Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасына тапшырылды. Барлыгы 100 данә Мүсхәф җибәрелде. Китаплар 2024 елның 14 апрелендә Ураза бәйрәме кысаларында үткәреләчәк Ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча белем бирү чарасында катнашучыларга бүләк ителәчәк. Читать дальше...
«Крокус»тагы терактта зыян күргән 34 кеше хастаханәдә кала, аларның икесе бик авыр хәлдә, дүртесе, шул исәптән бер бала, авыр хәлдә, дип белдерде РИА Новостига Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
Читать дальше...
Түбән Каманың травматология пунктына талпан тешләгәннән соң дүрт кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның өчесе бөҗәкләрне дачада эләктергән. Бер кеше зиратка барып кайтканнан соң үзендә талпаннар тапкан. Барлык пациентлар да бөҗәкләрне үзләре чыгарганнар һәм табибларга мөрәҗәгать иткәннәр. Хастаханәдә аларга иммуноглобулин кадаганнар.
Читать дальше...
Красноярскиның «Йолдыз» татар халык вокаль-хореография ансамбле үзенең 35 еллыгын билгеләп үтте. Ансамбль Красноярск краеның милли шәһәр үзешчән коллективлары арасында иң өлкәне санала, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Читать дальше...
28 апрель көнне 11:00 сәгатьтә Волков зиратының мөселманнар җирләнгән өлешендә территорияне җыештыру буенча өмә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Россия Мәгариф министрлыгы җәмгыять белемен 2025 елның 1 сентябреннән 6-8 сыйныфлар программасыннан чыгарачак, бу фәнне өйрәнү 9 сыйныфта башлана. Сәгатьләрнең гомуми саны 34 була, атнага бер сәгать һәм җәмгыять белеме курсы практикага юнәлдерелгән булачак. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган.Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Читать дальше...
Марат Кәбиров үзенең Шамил Усмановка багышланган «Комдив мәхәббәте» повесте нигезендә «Шамил» романын яза. Язучылар берлегендә Шамил Усманов шәхесе һәм язылып килгән роман турында фикер алыштылар.
Читать дальше...
Лисичанск медицина учреждениеләренең берсендә икенче каттагы барлык планлы ремонт-төзекләндерү эшләре тәмамланды. Бу шеф-төбәк - Татарстан Республикасы һәм «Бердәм Россия» Халык программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Читать дальше...
Санкт-Петербургта трамвай җәяүлеләр кичүендә кешеләр төркемен бәрдерә. Бу хакта видео социаль челтәрләрдә урнаштырылган.
Читать дальше...
2025 елның 1 сентябрендә 5-8 сыйныф укучылары тарихны атнага өч сәгать, ә тугызынчы сыйныф укучылары ике сәгать өйрәнәчәк. Тиешле боерыкны Россия Мәгариф министрлыгы бастырып чыгарды, дип хәбәр итә «Российская газета».
Читать дальше...
Казанда кризислы йөклелек буенча Республика үзәге эшләвен дәвам итә, анда аборт ясатырга теләгән хатын-кызларны бу гамәлдән туктаталар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Медицина университеты клиникасының баш табибы урынбасары Светлана Гобәйдуллина сөйләде.
Читать дальше...Марттта мондый эшләр белән бәйле барлыгы 700гә якын хөкем карары чыккан.
Җәяүлеләр урамы булган Баумандагы аниматорларга хәзер әлеге мәйданчыкта эшләү мөмкинлеге булсын өчен электрон аукционда катнашырга туры киләчәк. Оештыру һәм урам сәүдәсе һәм хезмәт күрсәтү объектларын урнаштыруның яңа тәртибе шәһәр башкарма комитеты тарафыннан расланган. Карар Казан мэриясе сайтында Документлар һәм хокукый актларның электрон җыентыгының яңа чыгарылышында басылып чыккан.
Читать дальше...Наиль Хайбуллин подарил подписку на газету «Дуслык» 5-ти землякам.
Для молодежи 80-х – комсомольский лидер, для учащихся – любимый учитель истории и обществознания, для историков – известный краевед.
Башкалада Татарстан Республикасының 9 муниципаль берәмлегеннән төрки тарих белән кызыксынучы 12 өлкән сыйныф укучысы — «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы өченче сезонының ярымфинал уеннарын уйнады. Алда бары тик уен финалы гына калды һәм ул беренче тапкыр Болгар шәһәрендә узачак. Яшел Үзән, Казан, Нурлат һәм Мамадыштан алты финалистка КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Төрки халыклар тарихы» профилендә төп трофей - бюджет урыннары өчен көрәшне дәвам итәргә туры киләчәк. Телепроектны төшерү 2024 елның 23 апрелендә узачак. Читать дальше...
"Дипломат һәм аның гаилә әгъзалары дипломат карталарын һәм паспортларын күрсәткәннән соң да полиция хезмәткәрләре агрессив итеп миграцион исәпкә куелу турында документларны таләп иткән, нәтиҗәдә дипломатның хатынына тән җәрәхәтләре, ә балаларына психологик зыян килгән", диелә.
На Всероссийской ярмарке трудоустройства в Нурлате соискателям предложили более 500 вакансий.
Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең дүртенче, йомгаклау этабы узды. Анда 4 гаилә катнашты, алар үзләренең гаилә ризыкларын, шәҗәрә агачын һәм ата-бабаларының традицион костюмнарын күрсәттеләр.
Читать дальше...Блогеры из Казани Руслан и Екатерина Ишмаевы считают, что Нурлатский район для них отчасти является малой родиной: отец Руслана выходец села Кривое Озеро.
А это более 100 тысяч корней однолетников и 500 корней многолетников.
Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Солдат альбомы-2024» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, быел бәйге 1-18 нче февраль көннәрендә уздырылды. Ул ике номинациядә үтте. Катнашучылар Туган иле сагына баскан авылдашлары, әтиләре, ирләре, якыннары турында бик матур, җылы иншалар юллады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...