Санкт-Петербургта трамвай җәяүлеләр кичүендә кешеләр төркемен бәрдерә. Бу хакта видео социаль челтәрләрдә урнаштырылган.
Гадәттән тыш хәл «Приморская» янында булган, дип хәбәр ителә. Беренчел мәгълүматлар буенча, өч кеше зыян күргән. Аларның берсе җитди җәрәхәт алган.
Авариянең беренчел сәбәбе итеп, тормозлар эшләмәве күрсәтелгән.